Логотип
Хәбәрләр

Уфа гастрольләре ачылды

Бүген «Әтәч менгән читәнгә» спектакле белән Уфа шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур гастрольләре ачылды. Уфа «Нур» татар дәүләт театрының тамаша залында аншлаг иде. Сәлам...

Бүген «Әтәч менгән читәнгә» спектакле белән Уфа шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур гастрольләре ачылды. Уфа «Нур» татар дәүләт театрының тамаша залында аншлаг иде.

Сәламләү сүзләрен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Камал театры директоры Илфир Якупов, «Нур» театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов, «Нур» театрының директоры Илдар Хаҗиев, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театрының директоры Иршат Фәйзуллин, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Илсөяр Газетдинова җиткерде.

Чыганак: kamalteatr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк