Укытучыларга ата-аналар белән социаль челтәрләрдә аралашу тыела

Казан укытучыларына балаларның ата-аналары белән социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша аралашу тыела. Бу хакта шәһәр исполкомы хәбәр итә. Исполком искәртүенчә, әлеге тыю ниңәш итү формасында бирелгән.
Мондый тәкъдим укытучылар һәм ата-аналар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны киметүгә юнәлтелгән. Мисалга, бер Казан мәктәбе укытучысы өй эшен электрон аралашу чарасы аша җибәргән, әмма барлык ата-аналарының кереп карау мөмкинлеге булган электрон журналны тутырмаган. Социаль челтәрдәге төркемгә җибәрелгән өй эшенең башка хатлар арасында югалуы сәбәпле, 5 бала дәрескә өй эшен эшләмичә килгән, – дип шәрехли исполкомның җавабын «Вечерняя Казань».
Искәртеп үтик, 2 ел элек Казан мәткәпләрендә кесә телефоннарын куллануны һәм социаль челтәрләрдә аралашуны тыю хәбәре таралган иде. Биредә мәктәп җитәкчеләренә эчке тәртип кагыйдәләрен үзгәртергә киңәш ителгән иде.
Фото – pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 13:47
-
5 июль 2022 - 13:36
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте