Логотип
Хәбәрләр

«Ул мине ташлады һәм яшь кызга китте...» Ләйлә Дәүләтова – ире, баласы һәм күңеле турында

Ләйлә Дәүләтова белән әңгәмәдән өзек.

Ләйлә Дәүләтова белән әңгәмәдән өзек.

– Ирегез белән ни сәбәпле аерылыштыгыз, ни өчен гаилә тормышы барып чыкмады?

– Хәзер гел шуның хакта сорыйлар. Ул кеше белән танышканда ук гаилә тормышының ахыры менә шулай тәмамланачагын сиздем. Бөтен әйбергә дә гомерлек булырга димәгән. Әйе, мин дә шул ук кеше. Гашыйк булдым, аның белән буласым килде һәм аңа кияүгә чыктым. Ул миннән яшьрәк иде, чибәр дә. Шуңа күрә үзенә тиз гашыйк итте. Үземнең минусларым булганга күрә һәрвакыт матур гына булып та кала алмадым. Әйе, ул мине ташлады һәм яшь кызга китте. Нишләтим соң? Шулай булырга язгандыр инде. 

Моның шулай булачагын мин күз алдына китерә идем, шуңа күрә кайгыру һәм күз яшьләре түгү булмады. Ул минем өчен көтелгән вакыйга булды. Минем мәхәббәтем тиз генә башка кешегә күчте - минем балама. Минем ишеткәнем бар иде, бала туганнан соң хатын-кыз ирен бөтенләй оныта икәнен. Күрәмсең, минем белән дә шулай булгандыр инде. Әмма мин бик канәгать. 

Тик мин беркайчан да кирегә әйләнеп кайтмыйм, юк-барга үпкәләмим. Бер тапкыр кешегә «юк» дип әйтәм икән, бу гомерлеккә дигән сүз. Мин алай микән, болай микән дип утырмыйм. Елау да, күз яше дә булмады. Минем өчен көтелгән әйбер булганга күрә, керфегем дә селкенми. Бөтен әйбернең чиста һәм ачык булуын телим. Ул искиткеч әйбәт кеше, балабыз да чын мәхәббәттән туды. Мин аны гына да гаепләмим. Тик кирегә юл юк. Кичәге көнне кабат кайтарып булмый. Алай-болай эшләгән булсак, дип уйлап утырмыйм. Тормышымда «Нигә шулай эшләдем икән?» – дигән чакларым булмады.

Тулырак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк