Логотип
Хәбәрләр

«Ул өйләнергә булды, һәм миңа барысын да сөйләргә туры килде»

Дилә Нигъмәтуллина белән әңгәмә.

– Социаль челтәрләр бәхетле мизгелләрне күбрәк күрә, килешәсезме?

– Гомумән, Инстаграм кешенең чын йөзен чагылдырмый ул. Мин моны үземнән дә, башка коллегаларымнан да чыгып әйтәм. Инстаграм безне үзебез ничек телибез, шулай күрсәтә.

– Инстаграмдагы сәхифәгезне карап баручылар килешер: барлык өлкәдә дә баланс сакларга тырышуыгыз сизелә. Сезгә нәрсә яки кем көч бирә?

– Идеаль кешеләр булмый инде ул, аның бит начар яклары кешегә күренми дә кала. Ә шулай да тормышымда гармония сакларга омтылам, шуңа күрә шундый булып тоеламдыр. Шушы омтылыш көч бирә дә инде. Болай бик эмоциональ кеше мин, тавыш та күтәргән чаклар була (көлә). Кешенең эмоцияләре ташып чыккан мизгелләре булгалый бит инде, хатын-кызларның бигрәк тә.

Шундый нәтиҗәгә килдем: минем бөтен хитларым да көчле хисләр кичергәндә барлыкка килгән. Бик борчылганда яки бик бәхетле чакта, я  мәхәббәт утында янганда, мәсәлән. Иҗат кешесенә тынычлык кирәкмидер ул.

– «Бәхет тынычлыкны ярата» сүзләренә бүгенге җырчылар тугры кала аламы? Хәзер тамашачыны да, иҗаттан бигрәк, шәхси тормыш кызыксындыра бит…

– Хәзер «хайп» заманы бит. Кеше кайдан булдыра ала, шуннан «хайп» җыя, яки махсус үзе чыгара. Элек бу «кара пиар» дип атала иде.

Үземә килгәндә, эстрадага аяк басканда ук андый образ булдырмадым. Миңа хәзер килешеп тә бетмәс, шуңа мин бу «хайп» дулкыныннан читтәрәк. Ләкин бер очрак шулай да булды. Марат белән (композитор Марат Мухин) аерылышканны беркемгә дә белдермәскә тырышсак та, безгә дә «хайп» җилләре кагылды: ул өйләнергә булды, һәм миңа барысын да сөйләргә туры килде. Бу, әлбәттә, махсус эшләнелгән хәл түгел иде. Ул чакта миңа язылучылар саны да, миңа карата игътибар да артты.

Артистлар менә шул рәвешле игътибар үзәгенә чыга да инде. Эстрада бай, ә башкалардан аерылып, үзең турында искәртеп торырга «хайп» ярдәмгә килә. Кемгәдер бу килешә дә.

– Күпләр ирегез белән якыннан танышуны зарыгып көтә. Алга таба булыр микән бу хәл?

– Мин үзем каршы түгел, вакыты белән булыр. Ул үзе билгеле кеше түгел, шуңа киң аудиториянең игътибар үзәгендә булырга яратмый. Баштарак бергә төшкән фотоларны куюга, гомумән, мөнәсәбәтләр турында әйтүгә бик каршы тора иде. Хәзер «йомшара» башлады. Шуңа күрә мин дә әкренләп фотоларны урнаштыра башладым.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк