Логотип
Хәбәрләр

Ульяновскида рус режиссеры татарлар арасындагы катнаш никах турында фильм төшерә

(Казан, 8 март, “Татар-информ”). Ульяновск өлкәсе хөкүмәте заказы буенча режиссер Владимир Болгов катнаш никахлар темасына багышланган “БезИМЯнный” фильмын төшерә. Бу хакта УлПресса сайты хәбәр итә....

(Казан, 8 март, “Татар-информ”). Ульяновск өлкәсе хөкүмәте заказы буенча режиссер Владимир Болгов катнаш никахлар темасына багышланган “БезИМЯнный” фильмын төшерә. Бу хакта УлПресса сайты хәбәр итә.

Фильм Ульяновск хөкүмәтенең 15 млн сумлык грантын откан, гомуми бюджет 70 млн сум булыр дип көтелә. Фильмның төп геройлары – Казан яшьләр театры артистлары Ирек Галләмов һәм актер Наил Абдрахманов, Самара драма театры актрисасы Наталья Ионова, шулай ук Камил Ларин да катнашачак.

Фильмда 2000 еллардагы Ульяновск сурәтләнә. Режиссер Болгов фильмның эчтәлеген “уңай” дип бәяләгән. Егет һәм кыз шәһәргә эшкә килә һәм таныша. Татар егете (Наил Абдрахманов) үз милләтеннән булмаган кызга (Наталья Ионова) өйләнә. Бала туа һәм аңа нинди исем кушарга дигән сорау туа. Наил Абдрахманов үз милләте вәкилен уйнау сәбәпле, бу проблема таныш икәнен әйткән. “Мин гореф-гадәтләрне саклау яклы, әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, һәркемнең үзенчә. Үзеңә яхшы кешене табу мөһим, ә ул үз милләтеңнәнме-юкмы икәне ул кадәр әһәмиятле түгел”, - дигән ул mosaica.ru сайтына. 

татар-информ

Фото: mosaica.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк