Логотип
Хәбәрләр

Уральск татары: Сабантуй - безнең басып алучылар булмавыбызны күрсәтүче бәйрәм

Бүген Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск - Орал шәһәрендә Сабан туе узды. "Ялкын" фольклор төркеме җырчысы, Казахстанның атказанган укытучысы, 86 яшьлек Наҗия Төхвәтуллина бәйрәмнең татар халкының т...

Бүген Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Уральск - Орал шәһәрендә Сабан туе узды. "Ялкын" фольклор төркеме җырчысы, Казахстанның атказанган укытучысы, 86 яшьлек Наҗия Төхвәтуллина бәйрәмнең татар халкының тынычлык яклы булуын күрсәтүен әйтте.

"Без гасырлар буе Идел буенда төрле халыклар бер булып яшәгәнбез. Сабан туе - болгар татарларының ислам кабул иткәнче үк барлыкка килгән борынгы бәйрәме. Сабан - ул бодай, арпа үстерү өчен җир эшкәртү коралы. Бу бәйрәм безнең басып алучылар булмавыбызны дәлилләп тора", - диде ул.

Бәйрәмгә Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме урынбасары Габидулла Оспанкулов килгән иде."Хуш килдегез, татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе кунаклары! Безнең күпмилләтле илебез дус, тату яши . Сабан туе бәйрәме безгә милләтара дуслыкны ныгытырга ярдәм итә", - диде ул.

Уральск шәһәренең Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов Сабан туен оештыруда җирле хакимиятнең ярдәм итүен белдерде. Ул Татарстан белән яхшы элемтәләр булуын әйтте. Казахстан халыклары ассамблеясының бердәмлек урнаштыруда мөһим урын алып торуын билгеләп узды. 

057

"Бу бәйрәм бөтен татарларны берләштерә. Иң мөһиме: Сабан туе яшьләрне берләштерә, алар үзләренең тамырларын, мәдәниятен белә. Бердәмлек булганга безнең Казахстанда тынычлык, иминлек", - диде ул.

Сәхнәдә Башкорстан делегациясе, Казаннан "Караш" төркеме, Уральскиның "Ялкын" фольклор төркеме чыгыш ясады. Алып баручылар бәйрәм символы - татар сөлгесе белән таныштырды, кунакларны чәк -чәк белән сыйлады. Мәйданда көрәш, чүлмәк вату уены, көянтә белән су ташу бәйгесе оештырылды.

 

Фото: Айгуль Шайхлисламова

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк