Логотип
Хәбәрләр

Урамга чыга күрмәгез!

Ерак юлга чыгудан тыелып торыгыз!

 

Татарстанда көчле салкыннар көтелә. Минус 30 градуска кадәр, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге. Шулай итеп, 22 декабрьдә 23:00 сәгатьтән 23 декабрьдә 9:00гә кадәр республика территориясендә һава температурасы 25-30 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Көндез минус 16-21 градус.Пәнҗешәмбе көнне аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, юлларда бозлавык, төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба талгын җил.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе өшү куркынычы турында кисәтә. Урамга чыгып йөрмәскә, балаларны караучысыз калдырмаска, йорт  хайваннарын урамда озак тотмаска киңәш итә. Ерак юлга чыгудан тыелып торыгыз!

Фото: холод

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк