Логотип
Хәбәрләр

Урман сагызы ясаучы Гөлнара Гыйбадуллина: «Аена 30-40ар мең сумлык сагыз саткан да булды»

Алан борын-борыннан сагызчылар авылы буларак билгеле. Бу авылда сагыз кайнатып карамаган кеше юк. Ул алар өчен искә төшкәндә генә эшләнеп куя торган эш түгел, ә тотрыклы акча китерә торган шөгыль, үзл...

Алан борын-борыннан сагызчылар авылы буларак билгеле. Бу авылда сагыз кайнатып карамаган кеше юк. Ул алар өчен искә төшкәндә генә эшләнеп куя торган эш түгел, ә тотрыклы акча китерә торган шөгыль, үзләре әйтмешли, бизнес.
Аланда яшәүче әби-бабайлар әйтүенчә, җәй буена сагыз кайнатып, шуның акчасына күрше авылга укырга йөрер өчен велосипед та ала торган булганнар. Шуны сатып кергән акчага балаларны да укыттык, кредитлар да түләдек, тормышыбызны шул сагыз белән алып бардык, ди алар.+
Аланлыларның сагызы кибеттә сатыла торган ялтыравык каплы шакмак сагызга бөтенләй охшамаган. «Коймак сагыз»ның төсе коңгырт, бер данәләп кенә сатыла һәм ул урманнан алып кайтыла. Урман сагызын кара чыршы кайрысына ябышып каткан сумаладан ясыйлар. Гыйбадуллиннар да, аны җыяр өчен, күрше район урманнарына кадәр чыгып китә. Дәвамын укыгыз...
Дилбәр Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк