Уяндыңмы - елмай

Елмаю! Ай елмаю җитми безгә. Энҗе тешләрне җемелдәтеп, күзләрдән нур балкытып, җан җылысын кушып, яратып!.. Утырасың балаларның уен мәйданчыгында ‒ анда да елмайган кеше юк. Әйтерсең соры көз болытлардан туры кешеләрнең күңелләренә күчкән, иңнәреннән кочкан, елмаюларын урлап качкан. Эээх!.. Болай да төксе көннең яулык шәлен авырайтып. Ә бит безнең кадәр рәхәт тормышта яшәүче юк. Әбекәйләр әйтмешли, ашарыбызга-эчәребезгә бар, утын ташып мич тергезәзе, көянтәләп су ташыйсы, майлы ипи белән чәй эчәргә хыялланып яшәүчеләребез юк. Рәхәт, җитеш, тыныч тормышта яшәп яткан көннәребез. Шуңа, мәйтәм, әллә уптым-илаһи елмаеп йөрергә, үзара дорфа булмаска өйрәнеп караргадыр?.. Җырдагыча ‒ бер елмаю тау кадәр бозларны эретә, таш күңелләргә дә ачкыч ярата ала ласа.
Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте