Узган төндә Казанда сәер табигать күренеше күзәтелде - фото

24 гыйнварга каршы төндә һәм иртән иртүк Казанда «гало» дип аталган  яктылык баганалары күзәтелгән. Бу турыда «Татар-информ»агентлыгы хәбәр итте.

Бу - сирәк була торган метеорологик күренеш. Шәһәр өстендә яктылык баганалары барлыкка килде. 

«Гало — оптик күренеш. Ул көчле салкын вакытында була. Күктә бик-биектә каурыйсыман болытлар җыелганда, яктылык баганалары барлыкка килә. Бу күренеш булсын өчен һавада кристаллар барлыкка килергә тиеш. Кояштан яки урамдагы ут баганаларыннан төшкән яктылык нурлары шул кристалларга очрап, сына», — дип сөйләгән КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Көндез бу күренеш башкачарак күренә. Кояш тирәли яктылык боҗралары барлыкка килә. Төнлә исә алар яктылык баганалары рәвешендә була. «Мондый күренеш шәһәр читендә ешрак күренә. Кагыйдә буларак, шәһәрдә һава җылырак була, һава да чиста түгел. Шуңа күрә нурлар тарала», — дигән Юрий Переведенцев.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
465
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин туеның кайчан буласын әйтте
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы