Ваһапов фестивале артистыннан сырниклар рецепты
Әгәрдә иртәнге ашыгызны бераз төрләндерәсегез килсә, сырниклар бу очракта менә дигән вариант! Тәмле һәм җайлы сырниклар рецепты белән Ваһапов фестиваленең җырчысы Зәлилә уртаклашты. Сезгә дә бу рецепт...
Әгәрдә иртәнге ашыгызны бераз төрләндерәсегез килсә, сырниклар бу очракта менә дигән вариант! Тәмле һәм җайлы сырниклар рецепты белән Ваһапов фестиваленең җырчысы Зәлилә уртаклашты. Сезгә дә бу рецептны тәкъдим итәбез!
Кирәк булачак:
эремчек 600 гр;
йомырка 2 шт;
он 0,75-1 стакан;
шикәр комы 3 аш калагы;
көнбагыш мае 30-40 гр;
тоз 0,25 чәй калагы
Эремчекне чәнечке белән йомышартасыз. Аның өстенә 2 йомырка, шикәр комы, он һәм тоз саласыз. Барысын да яхшылап бутыйсыз. Камыр йомшак, ләкин кулга ябышырлык булырга тиеш түгел. Куна өстенә он сибәсез. Мискедәге булган массаны шул он белән «колбаска» формасына кертеп ясыйсыз. Аны кисәкләргә бүләсез һәм шул кисәкләрне онга өеп бер ничаклы вакыткакуясыз. Шул арада табаны май белән 2-3 минут уртача утта җылытасыз. Табага сырник кисәкләрен салып, ике яклап 4-5 минут кыздырасыз.
Әзер сырникларга сгущенка яки джем куярга була.
Тәмле булсын, укучыбыз!
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @zalilya_
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк