Логотип
Хәбәрләр

«Ваһаповчылар» арасында да бу җырны башкара алырлык егетләр юк

Мин аңлыйм инде, шоу-бизнес – бизнес, бөтен әйбернең бәясе булырга тиеш, безнең халык та шуңа күнегергә тиеш - бушлай берни дә юк... Шулай да, без татарлар да бит инде, бөек миссия дә бар халык алдынд...

Мин аңлыйм инде, шоу-бизнес – бизнес, бөтен әйбернең бәясе булырга тиеш, безнең халык та шуңа күнегергә тиеш - бушлай берни дә юк... Шулай да, без татарлар да бит инде, бөек миссия дә бар халык алдындагы. Безнең бит милләткә әйбәт булсын дигән омтылышыбыз да бар. «Тыңлачы, сандугач»ны Ришат Төхвәтуллиннан да шәбрәк итеп башка беркем дә җырлый алмый әлегә. Рифат Фәттахов үзе дә җырламый аны, әрәм булып кына ята. Илдар Юзеев язган бит аны! «Ваһаповчылар» үпкәләмәсен, әмма алар арасында да бу җырны башкара алырлык егетләр юк дип уйлыйм. «Үземә дә юк, кешегә дә булмасын» - татар холкы. Татарның бөтен архивы - китаплары, җырлары шулай бикле сандыкта ята - халыкка чыгарырга мөмкин кешеләргә дә бирмиләр, үзләре дә кулланмыйлар. Бу җыр да күгәреп ята.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк