Логотип
Хәбәрләр

Венера Ганиева: «Мин бит блогер»...

Венера Ганиева «Болгар радиосы» концертында Инстаграмына лайклар куярга сорады. «Мин бит блогер», - диде ул «Пирамида» концертлар залында баручы «Болгар радиосы»ның «Могҗиза» дип аталган концертында....

Венера Ганиева «Болгар радиосы» концертында Инстаграмына лайклар куярга сорады. «Мин бит блогер», - диде ул «Пирамида» концертлар залында баручы «Болгар радиосы»ның «Могҗиза» дип аталган концертында.

Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганиева «Болгар радиосы»ның «Могҗиза» дип аталган концертында «Зинһар өчен, кермә төшләремә» һәм «Син ул, син» җырларын башкарды һәм тамашачылардан Инстаграм аккаунтына лайклар куярга сорады.

«Сез мине Инстаграмда күзәтеп барасызмы? Мин бит блогер. Миңа лайклар куегыз», - диде ул һәм үз Инстаграмында булган бер вакыйганы сөйләде. «Берсендә аккаунты ябык ханым «Сезнең яшегез дә бар, сәхнәгә чыгып йөрмәгез инде», дип язган. Ә минем бу матурлыкны өйдә саклап ятасым килми. Мин тагын бер сезнең алдыгызга чыктым һәм мин бик бәхетле» - диде Венера Ганиева.

«Болгар радиосы» баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов концертның ни өчен «Могҗиза» дип аталуын аңлатты. «Безнең тормыш могҗизадан тора. Җырның дөньяга тууы да - ул үзе бер могҗиза. Кемдер җырның сүзләрен яза, кемдер, аңа илһамланып, көй яза. Һәм шул җыр, кешеләрнең күңелләренә үтеп кереп, аларны елмаерга һәм уйланырга мәҗбүр итә, шуңа күрә без әлеге концертны «Могҗиза» дип атадык», - диде ул.

Илфар Кәримов бүгенге көндә яхшы кәефле булу - үзе бер могҗиза дип саный. «Һәркем күңелендә ниндидер бер могҗизага ышана. Әгәр дә тамашачылар шушы концерттан яхшы хис-тойгылар һәм кәеф белән кайтып китә икән, димәк, әлеге концерт - аларның тормышындагы могҗиза. Безнең әллә нинди шоу да ясыйсы, шаккаттырасы да килми. Килгән тамашачыларга бары тик яхшы кәеф генә бүләк итәсе килә. Ә ул бүгенге көндә үзе бер могҗиза», – диде Илфар Кәримов.

Җырчы Рәфинә Ганиуллина концертның ни сәбәпле «Могҗиза» дип аталуын үзе дә белми. «Миңа калса, могҗиза - ул артистлар белән тамашачылар арасында сыйфатлы, эчтәлекле концерт булдыру. Бу тормышта гадилектән дә могҗиза күрергә кирәк. Бу концертны кем ничек кабул итә. Кемгәдер ул бөтенләй могҗиза булып тоелмаска мөмкин. Бүген «Болгар радиосы"нда вакытлар белән сыналган җырлар яңгыраячак, шуңа күрә концертның исеме җисеменә туры килә дип уйлыйм», - диде ул.

Концертта татар эстрадасы артистлары Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Әнвәр Нургалиев, Ришат Фазлыйәхмәтов, ИлСаф, Венера Ганиева, Зөфәр Хәйретдинов, Рәфинә Ганиуллина, Гөлназ Асаева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов, Рөстәм Закиров, Илназ Сафиуллин, Рамил Шәрәпов, Закир Шаһбан, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, «Казан егетләре», Илнар Миранов, Лилия Хәйруллина, Булат Нигъмәтуллин, Эльмир Низамов һәм Алинә Шәрипҗанова, Алмаз Әхмәтҗанов, Иркә (скрипка), «Экстрим» дуэты катнаша.

Динә Йосыпова.

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк