Логотип
Хәбәрләр

Ветеринарлар Нагорный бистәсендә эт һәм песиләргә котыру чиренә каршы прививка ясады

Әлеге чаралар “Күчмә участок ветеринария пункты” дип аталган махсус ветеринария машинасында эшләнде. Бүген Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе Совет районының Нагорный бистәсенә махсус рейд ясап, хуҗ...

Әлеге чаралар “Күчмә участок ветеринария пункты” дип аталган махсус ветеринария машинасында эшләнде.

Бүген Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе Совет районының Нагорный бистәсенә махсус рейд ясап, хуҗалыктагы эт-песиләргә котыру чиренә каршы прививка ясады һәм кош гриппы буенча аңлату-кисәтү эшләре башкарды. Әлеге рейдта “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Йорт хайваннарына котыру чиренә каршы прививка ясалу турындагы белдерү бистәнең берничә урынына куелган. Иртәнге сәгать 10 тулып киткәч, этен җитәкләгән, песиен күтәргән ханымнар күчмә ветеринария машинасы янына җыела башлады.

“Урамнан кереп, миндә калган песи бу, - дип таныштырды Халидә Хәйруллина песие белән. – Ашатам мин аны, шуңа ияләште дә. Исеме дә юк. “Пес-пес” дигәнгә килә. Акыллы үзе, өйгә керми. Өйгә кертсәң дә, чыгып китә. Моңа кадәр дә песисез тормадык, берсе дә өйгә кермәде. Үз гомеремдә беренче тапкыр песигә вакцина ясатам. Мондый прививкалар кирәк дип уйлыйм мин. Урамда йөри бит алар, кая гына барып җитмиләр. Бушлай да булгач, бик әйбәт".

Халидә ханым мал-туарга битараф түгел.

“Сыер асрыйм. Биш кенә тавыгым бар. Казанда туып-үссәм дә, кош-корт, мал-туар яратам. Гомер буе асрадык”, - диде ул.

Динера Нурмиева прививка ясатырга дип “Умсик” кушаматлы этен алып килгән.

“Гомер буе эт асрадым. Исеме “умный”дан алынган, “Умсик”. Ата эт. Кечкенә вакытында бер прививка ясаткан идек. Хәзер аңа 7 яшь. Кешегә тими, капка төбендә балалар белән уйный, бәйдә тормады, иркенлекне ярата. 79 яшь миңа, шушы этем үземә иптәш, йортны каравыллап, саклап тора. Котыру чиренә каршы прививкалар этләргә бик кирәк. Безнең тирәдә этләр бик күп. Урам этләре алар. Минем эт тә алар янына бара. Авыру йоктырмасын дип, куркып тора идем инде. Ярый әле, укол кададылар”, - диде ул шатланып.

Августа исемле ханымның песиләргә үз гомеренә беренче тапкыр привика ясатуы.

“Бүген махсус машина киләсен игъланнан укып белдем. Күрми калмасам гына ярар иде дип тә борчылдым. Песием урамда йөри, чит мәчеләр белән уйный, сугышып кайта, менә әле ярасы төзәлеп тә бетмәгән. Хәзер күңелем тыныч. Прививка бер елга кадәр саклана икән”, - диде ул.

Казан шәһәренең дәвалау-профилактика һәм эпизоотиягә каршы эшләр буенча баш табибы Гали Исхаков әлеге чараларның план нигезендә һәм җирле халыкның мөрәҗәгатен искә алып башкарылуы турында сөйләде.

  • Узган ел республиканың 47 районы һәм 3 шәһәр ветеринария берләшмәсенә “күчмә участок ветеринария пункты” машинасы бирелде. Ул үзәктән ерак урнашкан торак пунктларга чыгып, мал-туар һәм кош-кортка ярдәм күрсәтә торган комплекслы автомобиль. Мобиль ветеринария пунктлары мал-туарның тоякларын эшкәртү һәм дәвалау станок-беркеткече, вак йорт хайваннары өчен клиника, йогышсызландыру җайланмасы һәм авыл җирендә малларга беренче ярдәм күрсәтә алырлык башка кораллар белән җиһазландырылган. Авто шасси хайваннарның инфекцияле авырулары булган табигый учакларына эпизоотиягә каршы отряд белән бергә керү мөмкинлеге бирә. Татарстандагы мобиль ветеринария пункты – Россиядә беренче.

“Махсус авто-шассига ия булгач, без бистәләргә чыгып хезмәт күрсәтүне оештырдык. Теләүчеләр булса, ташламалы стерилизация хезмәте дә каралган. Әгәр башка клиникаларда стерилизация-кастрация 600 дән алып 2000 сумга кадәр торса, бездәге кастрация – 600, стерилизация 800 сум тора. Шуңа күрә Казанның 52 бистәсендә яшәүче кимендә биш кеше, эт яки мәчесенә әлеге процедураларны башкаруны сораса, без урынга килеп эшлибез. Башка бистәләрдә котыру чиренә каршы вакциналар ясаган идек инде. Нагорный бистәсеннән дә мөрәҗәгатьләр кабул ителде", - диде баш табиб.

Гали Исхаков сүзләренчә, йорт хайваннарына стерилизация-кастрация эшләтергә теләүчеләр Казанның теләсә кайсы ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итеп, үзенең телефон номерын калдыра ала.

Күпләр өй яки фатирда асраган песи һәм этләргә прививка кирәкми дип уйлый. Казан ветеринария берләшмәсе мал табибы Булат Нуриәхмәтов әлеге ялгыш фикерне кире кага.

“Әгәр өйдә тычканнар пәйда булса, әлеге авыруны кимерүчеләр дә йоктырырга мөмкин”, - диде ул.

Казан шәһәренең дәвалау-профилактика һәм эпизоотиягә каршы эшләр буенча баш табибы Гали Исхаков сүзләренчә, Казан шәһәре буенча, план нигезендә, котыру чиренә каршы 8000 прививка ясалырга тиеш. Бүгенге көнгә беренче яртыеллыкка 6700 эт, 4500 песигә әлеге прививка ясалган.

Эт-мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцина ясалу белән беррәттән, Татарстанда кош гриппыбуенча ситуация катлаулану сәбәпле, бүген әлеге авыруга каршы аңлату-кисәтү эшләре дә эшләнде.

Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре сүзләренчә, мондый төрдәге киләсе профилактик рейд Совет районының Колсәет бистәсендә булачак.

Фото: Расих Фасхутдинов

Автор: Чулпан Шакирова

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк