Логотип
Хәбәрләр

ВИЧ инфекция белән авыручы балалар язмышы турында китап һәм фильм тәкъдим ителде

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Татар-информ” агентлыгында "Позитив балалар" китабы һәм "Все сложно" фильмы презентацияләнде. Китапта Татарстаннан һәм Түбән Новгородтан...

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Татар-информ” агентлыгында "Позитив балалар" китабы һәм "Все сложно" фильмы презентацияләнде. Китапта Татарстаннан һәм Түбән Новгородтан ВИЧ диагнозы булган яшүсмерләр тарихы сөйләнә.

Клиник психолог, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ВИЧ/СПИД буенча ведомствоара комиссия әгъзасы Светлана Изамбаева, китап язу идеясе аның фондына ВИЧ-инфекцияле балаларның ата-аналары мөрәҗәгать итә башлагач туганын билгеләп узды. Аның фикеренчә, ВИЧка дучар булган балалар яшьтәшләренең дә шушы проблемага юлыгуы турында укыса, диагнозларын җиңелрәк кабул итә.

Изамбаева үзенең хәйрия фондында тренинглар оештырылуы, анда Әлмәт, Нурлат, Чаллыдан ВИЧтан дәвалану препаратларыннан баш тартучы яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары белән сөйләшүләр үткәрелүе турында сөйләде. Ул бу ата-аналарның балалары белән ничек сөйләшәсе икәнен белмәүләре турында әйтте.

“Все сложно" фильмы исә, “Такие дела” мәгълүмат порталы ярдәме белән дөнья күргән. Аның авторы – махсус проектлар бүлеге продюсеры Галина Мосалова әйтүенчә, 16-25 яшьтә җенси тормышка аяк басучы яшүсмерләр өчен бу фильмның әһәмияте зур. “ВИЧ белән авыручы балалар да, олылар да үз статусын яшерә дигән мәгълүмат бар. СПИД үзәкләре эше дә яшерен. Без шундый язмышка дучар булган кешеләрне эзли башлагач, могҗиза булды. Изамбаева фонды белән элемтә ачылды, аңа мөрәҗәгать иттек. Без яшүсмерләр язмышлары турында чын тарихлар ишеттек, нәтиҗәдә, шундый проект булдырдык”, - диде Галина.

“Минемчә, бу проект Россиядә беренче. Россиядә ВИЧ турында бер нәфис фильм да юк иде. Без, ВИЧ белән яшәүчеләр, моны көттек. Ул берсендә ВИЧ булган, ә икенчесе ВИЧсыз парлар өчен дә файдалы”, - дип белдерде Светлана Изамбаева.

"Татар-информ" Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 151 бала исәпләнә дип хәбәр иткән иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк