Логотип
Хәбәрләр

Владимир Мединский авыл клублары төзү программасы идеясенең Татарстанда тууын әйтте

Авыл клубларын төзү һәм төзекләндерү федераль программасының идеясе Татарстанда туган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Россия Мәдәният министры Вл...

Авыл клубларын төзү һәм төзекләндерү федераль программасының идеясе Татарстанда туган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Россия Мәдәният министры Владимир Мединский әйтте.

“2012 елны Казанга килгәч Рөстәм Нургалиевич (иск. Т.и. - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов) мине бер авылга алып барып кечкенә генә клуб белән таныштырды. Бинаның бер ягында мәдәният йорты, икенче ягында фельдшер-акушерлык пункты иде. Уңайлы һәм кыйммәт түгел. Без аны башка регионнарда да популярлаштырырга тыршып карадык”, - диде Россиянең мәдәният министры.

“Әлеге идеядән чыгып, Дмитрий Медведев ярдәме белән, без авыл мәдәният йортларын төзү, төзекләндерү һәм җиһазлау буенча софинанслау федераль программасын эшләдек. Дөресен әйткәндә, бөтен регионнар да бу эшкә Татарстан кебек җаваплы карамады”, - ди Владимир Мединский.

Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы үтте.

Коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты.

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Рамил Гали

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк