Логотип
Хәбәрләр

Владимир Путин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Владимир Путин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Гамәлдәге дәүләт башлыгы Россия Фәннәр академиясендә оештырылган 2151нче сайлау...

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Владимир Путин Россия Президентын сайлауда тавыш бирде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Гамәлдәге дәүләт башлыгы Россия Фәннәр академиясендә оештырылган 2151нче сайлау участогына килде. Бу участокта Путин бер генә тапкыр тавыш бирми инде.

Участокта һәрвакыттагыча җанлылык хөкем сөрә. Бинада Россия һәм чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелган. Моннан тыш, холлда төрле партияләрдән күзәтүчеләр дә бар.

татар-информ

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк