Логотип
Хәбәрләр

“Возрождение” торак комплексында 346 фатирлы йорт тапшырылды

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Алсу Сафина). Казанда “Возрождение” торак комплексында графиктан алда өч йортның беренчесе тапшырылды. Ротор ур., 27В адресы буенча урнашкан 346 фатирның өчтән бер...

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Алсу Сафина). Казанда “Возрождение” торак комплексында графиктан алда өч йортның беренчесе тапшырылды. Ротор ур., 27В адресы буенча урнашкан 346 фатирның өчтән бер өлеше – “Фон” өлешчеләре торагы. Казан Мэры Илсур Метшин аларны “йорт туе” белән котлады.

Бер берсенә якын урнашкан “Возрождение” һәм “Симфония” башта бер торак комплекс булырга тиешләр иде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов шәһәр башлыгына искәртеп үткәнчә, 2016 елның маенда өч йорт “Фоннан” алынып “Бриз” төзелеш компаниясенә бирелде. “Эшләр 2016 елның ноябрендә башланды. Ул вакытта биредә берни дә юк иде. Шул вакыт эчендә әлеге йорт калкып чыкты. Объектта эшләр декабрьдә тәмамланды. Хәзер 346 фатир яшәүчеләр кабул итәргә әзер”, - диде А.Нигъмәтҗанов. Ул билгеләп үткәнчә, килешү буенча йорт 2018 елның июнь аенда тапшырылырга тиеш булган.

Шулай ук билгеләнгән сроклардан алда “Возрождение” торак комплексының калган ике йортын да тапшырырга планлаштырыла – агымдагы ел азагында һәм 2019 елда.

“Бризның” генераль директоры Андрей Беляков, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, йорттагы фатирларның якынча 35 проценты “Фон” өлешчеләренеке.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, йортка “Наш дом” идарә итүче компаниясе хезмәт күрсәтә. Яңа нормативлар таләп иткәнчә, йортта һәр фатир өчен аерым җылылык счетчиклары куелган. Әгәр милек иясе әлегә фатирда тормаса, яисә озак вакытка киткәндә, аның фатирына җылылык килүне туктатырга мөмкин. Моның ярдәмендә идарә итүче компаниянең җылылыкта экономиясе 40% тәшкил итә ала.

Казан Мэры торак сыйфатын югары бәяләде һәм төзүче компаниягә рәхмәтен белдерде: “Барысын да эшләделәр, хәтта вакытыннан алда. Шулай дәвам итегез”.

Өлешчеләр белән аралашканда, Илсур Метшин алар белән 2016 елда очрашуларын билгеләп үтте. “Төзүче компания алдында йортны 2018 елның июнь аенда тапшырырга бурычы куелган иде. Бүген әле февраль башы гына, ә сезне инде “йорт туе” белән котларга һәм һәр йортка бәхет теләргә мөмкин”, - дип билгеләп үтте Мэр һәм башка объектларда эшләр дәвам итәчәген өстәде.

Илсур Метшин игътибар иткәнчә, йорт янында балалар бакчасы бар, мәктәпне киләчәктә төзергә планлаштырыла.

Очрашуга килгән өлешчеләр шәһәр башлыгына булышлык итүе һәм төзелеш барышында туган сорауларны тиз арада хәл иткәне өчен рәхмәтен белдерделәр.

Искәртергә кирәк, декабрь азагында “Симфония” торак комплексында 180 фатирлы йорт тапшырылган иде. Бу йортны да “Бриз” төзеде, ә өлешчеләр торак-төзелеш кооперативы булдырдылар. Әлеге схема буенча “Симфония” торак комплексының тагын бер йортын тапшыру планлаштырыла.

Чарада шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнашты.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк