Логотип
Хәбәрләр

Хуш, җырчы!

Искәндәр ага Биктаһиров вафат...

Бүген, 24 декабрь көнне, 72 яшендә Татарстанның халык артисты Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте.

Җырчы 1975 - 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 1995 елларда Г. Тукай исемендәге  Татар дәүләт  филармониясе эстрада бүлегенең солист - вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр абый Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары "Илһамият" клубы чараларында  актив катнашкан сәнгать әһелләребезнең берсе иде.

Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак. 
 
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк