Логотип
Хәбәрләр

Яңа ел турында кызыклы фактлар

Татарстанның атказанган артискасы Гайнуллина Мәдинә инстаграм сәхифәсендә Яңа ел хакында кызыклы фактлар урнаштырган. Сезгә дә аларның өлешен укырга тәкъдим итәбез. «1. Италиядә Яңа ел бәйрәме төненд...

Татарстанның атказанган артискасы Гайнуллина Мәдинә инстаграм сәхифәсендә Яңа ел хакында кызыклы фактлар урнаштырган. Сезгә дә аларның өлешен укырга тәкъдим итәбез.

«1. Италиядә Яңа ел бәйрәме төнендә иске әйберләрдән арыналар, тәрәзәдән ыргыталар икән. Кем күбрәк ыргыта, шуңа яңа елда шулкадәр күбрәк байлык һәм бәхет килә икән. Ыргыткан әйберләрне җыючысы шатланадыр инде.

2. Викинглар Англиягә Яңа елның утын пүләне белән бәйле традиция алып киләләр. Яңа ел төнендә алар зур гына агачны кисәләр дә, ул агач ел буе корый,икенче Яңа ел төнендә шул агачны яндыралар икән. Ул яхшы итеп янып китсә ел уңышлы була, әгәр начар янса, авыр ел көтеләчәк дип юраганнар. Агач утырталар микән соң?

3. Танылып киткәнче Д.Белуши Санта Клаус булып эшләп өстәмә керем эшләгән. Мин дә, 12 ел Кар кызы булып йөргәнмен.

4. Әгәр дә Яңа ел төнендә сәгатьне 12не сукканда кәгазьгә теләк язып, аны яндырсаң, һәм ул 60сек эчендә янып бетсә, теләк кабул булачак, дип юраганнар.

5. Тибетта Яңа ел алдыннан кешеләр пәрәмәчләр пешереп урамда узып баручыларга өләшәләр, кем күбрәк өләшә, шуның елы уңышлы була, дип фаразлаганнар. Бездә ул пәрәмәчләрне ашау түгел, алырга да куркырлар иде, әйеме?!» 

Калган фактларны актрисаның инстаграмында укып була. Сылтаманы аста калдырабыз.

Фото: Инстаграм @madina_tatarka ; pixabay.com

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сезгә Яңа ел турында менә шундый кызыклы фактлар таптым: 1.Италиядә яңа ел бәйрәме төнендә иске әйберләрдән арыналар,тәрәзәдән ыргыталар икән.Кем күбрәк ыргыта,шуңа яңа елда шулкадәр күбрәк байлык һәм бәхет килә икән.-Ыргыткан әйберләрне җыючысы шатланадыр инде))) 2.Викинглар Англиягә яңа елның утын пүләне белән бәйле традиция алып киләләр.Яңа ел төнендә алар зур гына агачны кисәләр дә,ул агач ел буе корый,икенче яңа ел төнендә шул агачны яндыралар икән.Ул яхшы итеп янып китсә ел уңышлы була,әгәр начар янса,авыр ел көтеләчәк дип юраганнар.-Агач утырталар микән соң 3.Танылып киткәнче Д.Белуши Санта Клаус булып эшлэп өстәмә керем эшләгән.Мин дә, 12 ел Кар кызы булып йөргәнмен. 4.Әгәр дә яңа ел төнендә сәг.12 не сукканда кәгазьгә теләк язып,аны яндырсаң, һәм ул 60сек эчендә янып бетсә теләк кабул булачак дип юраганнар. 5.Тибетта яңа ел алдыннан кешеләр пәрәмәчләр пешереп урамда узып баручыларга өләшәләр,кем күбрәк өләшә,шуның елы уңышлы була дип фаразлаганнар.Бездә ул пәрәмәчләрне ашау түгел,алырга да куркырлар иде,әйеме?! 6.Борынгы диндә фейерверклар һәм салютлар шайтаннарны һәм кара көчләрне куу алымы булган ди. 7.Рио-де -Жанейрода иң биек ясалма чыршы куела икән. 8.1895 елда беренче гирлянда США да ак йорт алдында кабызыла. 9.Германиядә Санта Клаус бүләкне тәрәзә төбенә,ә Швециядә мич янына куя икән. 10.Салкыннар да,кар да күренмәгән Көньяк илләргә Кыш бабай түгел ,Ут бабай килә икән(Дед Жар) 11.Кубада Яңа ел алдыннан савытларга су тутырып куялар да,12 суккач шул суны тәрәзәдән урамга сибәләр,шулай итеп гөнаһлардан арыналар икән.-Алай гына арынып булса икән ул,име?! 12.Мексикада яңа ел бүләкләрен аяк киемнәрендә,ә ирландлылар носки эчендә табалар икән. 13.Бездә Кыш бабайны өйгә 1970 елларда чакыра башлаганнар. 14.Кыш бабайның туган иле Бөек Устюг,ә Кар кызының Кастромадан ерак булмаган Щелыково авылы икән.Островский "Снегурочка"сын шунда тудырган,шунда язган. 15.Болгариядә нәкъ яңа ел төнендә 3 минутка утны сүндерәләр икән.Һәм кайсы кемне тели шуны үбә икән.Кем кемне үпкәнен төн генә күрә икән.Караңгыда каян белергә икән соң кемне үпкәнеңне?!Мин шунда иелеп качып торыр идем, билләһи!Яратмаган кешедәнүптерәсекилми,слушай))))#новый2020год

Публикация от Мадина tatar Ka (@madina_tatarka)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк