Логотип
Хәбәрләр

Яңа проект юл алды

Бүген театр һәм эстрада артистлары күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырларны башкардылар, шигырьләрен укыдылар. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме...

Бүген театр һәм эстрада артистлары күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырларны башкардылар, шигырьләрен укыдылар. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә яңа проект башланды. 

Проектны беренчеләрдән булып «Татар-информ» студиясендә Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова, җырчы Алсу Фазлыева, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева башлап җибәрде.

«Мин кечкенә чакта, безнең авылга легендар шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашева килде. Аның сәхнә түренә чыгып, үзенең шигырьләрен укуы истә калган. Шигырьләре матур, тирән мәгънәле. Шагыйрәнең йөзе дә матур иде, шулкадәр ягымлы, ниндидер нур балкып торды аннан. Менә шулай истә калган. Хәзер үсеп буйга җиткәч, Гөлшат апаның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкара алуыбызга шатмын», - дип истәлекләре белән уртаклашты Алсу Фазлыева.

«Кызганычка каршы, Гөлшат Зәйнашева белән күрешеп, танышып, сөйләшеп кала алмадым. Шагыйрәнең «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен» дигән шигыренә көй иҗат иттем. Сүзләрен беренче тапкыр укып чыгуга ук көй туды, аның һәрбер шигыре сихри көчкә ия. Шигырьләре балачакка, табигать һәм әти-әни кочагына, гомумән, ниндидер бер яктылыкка алып китә», - диде Лилия Муллагалиева.

Проект Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырыла. Чара кысаларында татар артистлары башкаруындагы шигырьләр, җырлар социаль челтәрләрдә таратылачак.

  • Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай районы Иске Теләнче авылында туа. 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны югары дәрәҗәле диплом белән тәмамлый. Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннары унбер елга якын (1952-1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1964-1965 елларда ул янәдән радиокомитетта - музыкаль тапшырулар мөхәррире хезмәтендә. 1965-1966 елларда Г.Зәйнашева Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры, ә 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын башкара. 1958 елда яшь авторның «Тыңларсыңмы җырларымны» исеме белән лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. Тулаем алганда, 1957-2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга. 
  • Ләйлә Хәкимова
  • Фото: Султан Исхаков

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк