Логотип
Хәбәрләр

Алсу: «Беренче концертларым Казанда булачак!»

Заманында режиссер Юрий Крымов төшергән «Кышкы йокы» («Зимний сон») җырына клипны күреп, бар халык аһ иткән иде. Шуннан соң танылу, дан-шөһрәт казану көннән-көн үсә генә бара. Рәсәй исеменнән «Евровед...

Заманында режиссер Юрий Крымов төшергән «Кышкы йокы» («Зимний сон») җырына клипны күреп, бар халык аһ иткән иде. Шуннан соң танылу, дан-шөһрәт казану көннән-көн үсә генә бара. Рәсәй исеменнән «Евроведение»дә чыгыш ясап, икенче урын яулау дисеңме... 
Сүземнең кем турында барганын шәрехләгәнсездер. Европакүләм танылган җырчы - Алсу Сафина-Абрамова хакында. Алсу - күпкырлы  шәхес.  Төрле елларда ул үзен дизайнерлык өлкәсендә дә сынап карый, фильмнарда да  төшә.  Кияүгә чыга,  өч бала әнисе дә була, шул ук вакытта  җыр эшчәнлеген дә туктатмый. Быел Алсуның иҗатына, җыр эшчәнлегенә - 20 ел. Тиздән якташыбызның концертларын казанлылар да күрәчәк. Ул бу хакта үзенең әңгәмәсендә әйтеп уза. «Беренче концертларым Казанда булачак» , - ди ул. Ни дисәң дә, беренче аваз салган җире бит. 
Алсуга иҗатында яңа үрләр, уңышлар, гаиләсендә иминлек телибез!
 
Гөлназ Ярмиева

Фото alsou_vk_group аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк