Логотип
Хәбәрләр

Яңа сезонда Тинчурин театрында премьераларны чакырылган режиссерлар куячак

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа 86 сезонынында театр сәхнәсендә 6 премьера булачак, барлык спектакльләр дә чакырылган режиссерлар тарафыннан куелачак. Бу турыда...

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа 86 сезонынында театр сәхнәсендә 6 премьера булачак, барлык спектакльләр дә чакырылган режиссерлар тарафыннан куелачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

23 октябрьгә Салават Әбүзәр пьесасы буенча «Хыялый» комедиясенең премьерасы планлаштырылган, аны режиссер Илшат Мөхетдинов сәхнәләштерә. Ноябрьдә Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелачак «Өч аршын җир» спектакле куела. Спектакльне «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев сәхнәләштерә. Спектакльнең рәссамы – Геннадий Скоморохов, ут бизәлеше авторы «Алтын битлек» премиясе номинанты Илшат Саяхов, композиторы – Эльмир Низамов.

Илгиз Зәйниев исеме афишага башка сыйфатта — драматург буларак та керәчәк. Декабрь ахырында Зәйниев пьесасы буенча «Полиционер» сатирик комедиясенең премьерасы планлаштырылган. Спектакльне Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов куячак. Әлеге комедия берничә ел элек язылган һәм “Яңа татар пьесасы” конкурсында призлы урынга лаек булган.

Яңа елдан соң коллективны Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев белән хезмәттәшлек көтә. Танылган мастер, К.С. Станиславский исемендәге премия лауреаты, Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча спектакль куюда катнашуын раслады.

15 сентябрьдә Кәрим Тинчуринның тууына 132 ел тулу уңаеннан, театр коллективы Архангель зиратында аның каберенә чәчәкләр салачак. Татарстан урамында урнашкан Тинчурин исемендәге паркта (башлана 12:00) интермедияле тамаша белән чыгыш ясаячак. 18 сентябрь, сезон ачылышында, тамашачыларга Рәшид Заһидуллин куелышында, Җәүдәт Фәйзи музыкасына язылган «Башмагым JAZZ» мюзиклы тәкъдим ителәчәк. 

Сентябрь башында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллин белән хезмәт килешүенең срогы тәмамлану сәбәпле, хезмәттәшлекнең туктатылуын хәбәр итте һәм киләсе 2 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссерсыз эшләячәк. Мондый карар труппа артистларының төрле режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге булсын өчен кабул ителде. 

Фото: Рамил Гали/архив

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк