Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк

Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк. Бу хакта Илһам Шакировны озату мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Хәзерге вакытта бөек татар җырчысы Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме тәмамланды.

Татарстан Президенты Илһам Шакировның туганнарының кайгысын уртаклашты. 

Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның татар җыры эталоны булуын билгеләп үтте. Аның исемен мәңгеләштерү чаралары булачагын хәбәр итте. 

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында барды.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
259
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы