Логотип
Хәбәрләр

Яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен югары белем кирәкме?

Россиялеләрнең күпчелеге (70 процент) инануынча, яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен югары белем мәҗбүри түгел. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сорашты...

Россиялеләрнең күпчелеге (70 процент) инануынча, яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшкә урнашу өчен югары белем мәҗбүри түгел. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, респондентларның 68 проценты уңышлы карьера булдыру өчен югары белем кирәклегенә шикләнә. 65 проценты исә дипломның булмавы аз хезмәт хакы түләнә һәм дәрәҗәсе түбән булган эшкә урнашу өчен сәбәп түгел, ди.

Россиялеләр югары белем алу елдан-ел кыенлаша дип саный. Респондентларның 63 проценты — шундый фикердә. Шул ук вакытта, сораштырылучыларның 18 проценты диплом алырга кирәк, чөнки шулай кабул ителгән, ә 58 проценты югары белем уңышлы карьера булдыру һәм алга куйган максатларга ирешү өчен яхшы мөмкинлек дип исәпли.

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк