Логотип
Хәбәрләр

Якынлашып килүче яңа ел белән!

Дуслар! 2021 елның санаулы сәгатьләре калып бара. Бәйрәм табынына тәмле сыйлар әзерләгән арада узып баручы елга нәтиҗәләр чыгарып, ирешелгән уңышларны барларга вакыт җитте.

Дуслар! 2021 елның санаулы сәгатьләре калып бара. Бәйрәм табынына тәмле сыйлар әзерләгән арада узып баручы елга нәтиҗәләр чыгарып, ирешелгән уңышларны барларга вакыт җитте.

2021 ел «Сәхнә» журналының нигез салучысы, баш мөхәррире Зиннур Хөсниярның 60 яшьлек юбилее белән истәлекле. Журналыбыз тормышында күп үзгәрешләр булды, яңа проектларга нигез салынды һәм алдагы елга зур максатлар куелды.

Киләсе 2022 ел исә журналыбыз өчен зур юбилей елы булачак. «Сәхнә» журналының нәшер ителүенә 20 ел! Юбилей елында укучыларны кызыклы очрашулар, тематик конференцияләр һәм яңа проектлар көтәчәк. Шушы еллар эчендә журналыбыз битләрендә Татарстан театрлары тормышы, эстрада һәм сәнгать дөньясы яңалыклары яктыртылды. Алга таба да укучыларыбызны яңадан-яңа кызыклы сәхифәләр һәм эчтәлекле язмалар белән сөендереп торырга язсын!

Якынлашып килүче яңа ел белән, кадерле сәнгать сөюче укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк