Логотип
Хәбәрләр

Ялларга һава торышы

Быел ноябрь бәйрәмнәре безгә 4 көн буе ял итәргә мөмкинлек бирде. Күпчелек алдан план корып, гаиләсе белән файдалы ял итүне уйлап куйгандыр инде. Ниятләр тормышка ашыр өчен һава торышы да әйбәт булуы...

Быел ноябрь бәйрәмнәре безгә 4 көн буе ял итәргә мөмкинлек бирде. Күпчелек алдан план корып, гаиләсе белән файдалы ял итүне уйлап куйгандыр инде. Ниятләр тормышка ашыр өчен һава торышы да әйбәт булуы мөһим.

Гисметеода «болытлар» рәсеме, кояш та «отпускка» киткән ахры. Яңгыр сибәләр, урыны белән кар явуы да көтелә. Ноябрь бәйрәмнәрен курыкмыйча саф һавада уздырырга мөмкин, чөнки термометр баганасы 3 ноябрь көнне (шимбә) 0 С тан ‒3 С ка кадәр, 4се (якшәмбе) +1 С ‒2С, 5 (дүшәмбе) 0 С ‒3 С, ә 6 ноябрьда (сишәмбе) +3 С  0С күрсәтәчәк, дип фаразлый Яндекс Погода хезмәте. Бу былтырга караганда җылырак.

Җил секундына 5-6,8 метрга кадәр, дымлылык якынча 88-89%, ә басым 750-753 мм рт.ст. булачак.

Чыганак: yandex.ru/pogoda, gismeteo.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк