Яман чир белән чын батырларча көрәшкән Гүзәл Әхмәтшина вафат
«Зәкәт» хәйрия фонды берничә ел дәвамында яман чир белән көрәшеп килгән Әхмәтшина Гүзәлнең вафат булуын хәбәр итә. Аңа нибары 32 яшь иде. Бик күпләр Гүзәлнең терелүенә чын күңелдән ышанды, ахыргача до...
«Зәкәт» хәйрия фонды берничә ел дәвамында яман чир белән көрәшеп килгән Әхмәтшина Гүзәлнең вафат булуын хәбәр итә. Аңа нибары 32 яшь иде. Бик күпләр Гүзәлнең терелүенә чын күңелдән ышанды, ахыргача дога кылдылар. Кыз көрәште, ул барыбыз өчен дә чын көрәшче һәм оптимист кыз үрнәге булды.
Хәйрия ярдәмендә җыелган акча Гүзәлнең әнисенә тапшырылачак, диелә фондның ВКонтакте төркемендә.
Кукмарада туып үскән Гүзәл Әхмәтшинаның кинәт кенә авырып китүе барлык якыннары өчен зур хәсрәт була. Ул вакытта әнисе Гөлнур ханым ярдәм сорап:
– Балаларымны берүзем аякка бастырдым. Кирәк икән, йөрәгемне бирер идем. Кызым гына авырмасын, – дип өзгәләнгән иде. Гүзәлгә беренче тапкыр ясалган операция уңышлы чыкмаган. Эч авыртулары да кимемәгән.
Гүзәлгә икенче тапкыр ясаласы операция өчен шактый зур сумманы бөтен ил белән җыйдылар. Гүзәл иң авыр вакытларында да: “Мин тереләчәкмен, бу авыруны җиңәчәкмен!” – дип әйтә иде. Кызганычка каршы, булмады.
Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын!..
Чыганак: https://tatar-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
Комментарий юк