Логотип
Хәбәрләр

«Яндекс» Шураны «үтергән»

«Яндекс» эзләү системасы 90 нчы елларда бик популяр булган җырчы Шураны 13 октябрь көнне 43 яшендә дөньядан китте, дип хәбәр итә. «Отшумели летние дожди», «Твори добро» һәм «Ты не верь слезам» кебек ү...

«Яндекс» эзләү системасы 90 нчы елларда бик популяр булган җырчы Шураны 13 октябрь көнне 43 яшендә дөньядан китте, дип хәбәр итә. «Отшумели летние дожди», «Твори добро» һәм «Ты не верь слезам» кебек үз вакытында популяр җырлар башкаручысы, «урта теше булмаган» Шура бу хәлгә бик борчылган. Бу хәбәргә каршы ул, әлеге мәгълүмат ялган булуы турында игълан итә. «Я жив и здоров, что называется –  не дождетесь», –  дип яза ул үзенең Инстаграмында.

Күпмедер вакыттан соң «Яндекс» дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматны алып куя. Әлеге хәбәрне таратучы әле дә билгесез... Бүгенге, «кара пиар» заманында үзе булуы да мөмкин.

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: Инстаграм @shuramedvedev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк