Логотип
Хәбәрләр

Яраткан кешеләрегезгә «яратам» сүзен беренче әйтегез

Бүген өч яшьлек тәмлүшем ‒ Әминәм кочагын җәеп килә: «Әнием, мин сине яратам!» «Мин дә сине, җимеш», ‒ дип чупылдатам. Әбәдкә утырып, кашыгын алуга, тагын мәхәббәт аңлату миңа: «Әнием, мин сине яратам...

Бүген өч яшьлек тәмлүшем ‒ Әминәм кочагын җәеп килә: «Әнием, мин сине яратам!» «Мин дә сине, җимеш», ‒ дип чупылдатам. Әбәдкә утырып, кашыгын алуга, тагын мәхәббәт аңлату миңа: «Әнием, мин сине яратам!» Мин эреп бетеп, тагын чупылдатам моны. Хәзер көндезге йокыга җыенабыз бит инде. Җылы йомгагым тагын назланып муенга сарыла: «Яратам мин сине, әнием». «Мин дә, бәбием», ‒ дип эреп бетәргә өлгермим, Әминүшем җиргә шапылдатып утырта: «Нәрсә инде син, әнием, мин дә, мин дә... Яратасың икән ‒ беренче булып әйт». Ай мәйтәм бу балалар ‒ алар телендәге хакыйкатьнең тәме башка, юлы туры шул. Мантыйк бик гади менә ‒ яраткан кешеләрегезгә «яратам» сүзен беренче булып әйтергә өлгерегез.

Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк