Логотип
Хәбәрләр

Яшь музыкантның беренче концерты аншлаг белән үтте

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Беренче тапкыр укулеле уен коралында (гавай гитарасы) татарча җырлар башкарылган тамаша Казанда аншлаг белән узды. Яшь музыкант Булат Шәймиев К...

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Беренче тапкыр укулеле уен коралында (гавай гитарасы) татарча җырлар башкарылган тамаша Казанда аншлаг белән узды. Яшь музыкант Булат Шәймиев Казанның “Чәк-чәк” музее бинасында үзенең беренче зур концертын тәкъдим итте.

Кичәдә инглиз, алман һәм татар телендәге җырлар яңгырады.

Булат Шәймиев YouTube видеохостингында үз каналы белән танылган. Ул анда укулеле - гавай гитарасы уен коралында җырларга каверлар яздыра.

Булат Шәймиев чыгышын татар һәм инглиз җырлары белән чиратлаштырды. Беренче ике җыры Илһам Шакиров иҗатыннан иде. Булат фикеренчә, нәкъ менә Илһам абыйның моңлы җырлары укулеледә уйнау өчен туры килә.

Концерты аншлаг белән узганган күрә, Булатның иҗатына гашыйк булган тамашачылар тамашаны басып карарга мәҗбүр булды.

“Мин укулелега кадәр гитарада уйный идем. Өйрәнеп китәргә җиңел булды. Гитарада күпчелек уйный, ә укулеле - үзенчәлекле уен коралы. Интернетта татарлар арасында укулеледа уйнаучылар юк иде. Шуңа бу уен коралында уйнап, үземнең YouTube каналымны башларга булдым”, - диде ул.

“Миңа татар халык җырларының укулеле белән яңгырашы ошый. Укулеледа башкарган татар җырларын интернетта яраталар. Иң популяр җыр - “Әпипә”. Ул укулелега аеруча да туры килде. Аның караулары 2600 дән артып китте. Инглиз, рус аудиториясе белән чагыштырганда, минем караулар азрак. Бәлки аларны арттыру өчен, сыйфатны да яхшыртырга кирәктер. Татарча кавер яздыручылар арасында мин артта калып бармыйм”, - диде Булат Шәймиев.

Булат Шәймиев КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем ала, инглиз һәм алман телләрен өйрәнә. Укулеледа уйнауны ул хобби буларак күрә һәм алга таба да бу уен коралының серләренә төшенүне дәвам итәргә уйлый.

Егет җырларга һәм укулеледа уйнарга үзлектән өйрәнгән.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк