Логотип
Хәбәрләр

Яшь җырчы Хәким: «Кызлар күп, буш вакытым гына юк»

“Татар эстрадасы белән кызыксынмый да идем” Хәкимнең татар телен белмәве яшерен әйбер түгел. Үзе биргән интервьюларының күбесендә ул татарча сөйләсә дә, хаталанмыйча калмый. Минем белән аралашканда д...

“Татар эстрадасы белән кызыксынмый да идем”

Хәкимнең татар телен белмәве яшерен әйбер түгел. Үзе биргән интервьюларының күбесендә ул татарча сөйләсә дә, хаталанмыйча калмый. Минем белән аралашканда да татар телен кулланмады да диярлек. Ярый, белмәү – оят түгел, белергә теләмәү – оят, диләр бездә. Ә Хәким татар телен өйрәнүне үзенә максат итеп куйган икән инде.

-Хәким, татар телендәге соңгы укыган китабың нинди?

- Галимҗан Ибраһимовның “Казак кызы” әсәрен укыдым. Укыган һәрбер сүзне аңларга тырышам. Татар телен белми дип тәнкыйтьлиләр, һәм алар хаклы да. Шулай да мин татар телен өйрәнүне үземә максат итеп куйдым, ә максатларыма мин ирешергә яратам.

Сайлаган әсәрең җиңелләрдән түгел. Аның мәгънәсенә ничек төшенәсең?

- Бу сорауда миңа Гүзәлия (Гүзәлия – продюсер, җырчы – ред.) ярдәм итә. Бу китапны миңа Гүзәлия ачулы чагында бирде. Татарча белмәвем аңа да ошап бетми. “Мә, укы”, - дип кулына эләккән беренче китапны тоттырды. 

-Татар телен белмичә җырлау үзеңә комаучалыймы?

-Музыканың теле юк дип уйлыйм. Эмоцияләрем аша тыңлаучыга нәрсә турында җырлавымны аңлатырга тырышам. Шулай да татар телен белү кирәк, бу көннәрдә укытучы белән бергә эшли башларга планлаштырабыз. Нәрсә турында җырлаганын аңламаган җырчыларны яратмыйм, шуңа күрә үзем һәрбер җырга җитди карыйм.

Тамашачылар арасында татарча җырлап та, татар телен белмәгән җырчыларга карата билгеле бер фикер яши. Әлбәттә, андыйларны яратып бетермиләр, төрле сүзләр сөйлиләр. Бу күренешкә карашың нинди?

- Татар тамашачысы миннән татар моңын көтәдер. Ул булмаячак, чөнки минем стилем башка. Өстәвенә мин татарча гына җырламыйм. Нәкъ менә шушы сәбәп аркасында мине аңлап бетермәүчеләр дә бардыр. Ләкин, Аллага шөкер, даими тыңлаучыларыбыз көннән-көн арта.

Татар сәхнәсендә син әле бер ел гына, ә үзенә 27 яшь. Кайда йөрдең бу гомер, нишләп әлеге яшеңдә генә сәхнәгә күтәрелергә булдың?

- Татар шоу-бизнесына мине кирәкле кешеләр белән танышу китерде. Җыр белән унөч яшемнән бирле шөгыльләнәм. Рестораннарда җырлый идем. “Новая волна”, “Голос” кебек дөньякүләм бәйгеләрдә катнаштым. Ә татар эстрадасы белән мине якынрак Гүзәлия таныштырды.

Әллә Гүзәлия белән танышканчы татар сәхнәсендә җырлау планда да юк идеме?

- Хәзер дә юк ул, нәкъ менә татар эстрадасында гына эшләячәкмен дип әйтә алмыйм. Миңа татар эстрадасы кызык түгел иде, Айдар Галимов белән Салават абыйны гына белә идем. Аларның җырларын әни тыңларга ярата, шуңа күрә аларны белмичә булмый.

“Радик белән исәнләшкәнебез дә юк”

Әйтеп киткәнеңчә, Гүзәлия белән танышу сине татар эстрадасы сәхнәсенә китерде. Әлеге танышу ничек булды, сөйләп үтче.

- Без интернетта таныштык. Гүзәлия, “Вконтакте” челтәрендәге битемә кереп, безнең уртак танышыбыз Артур Җәмәлетдинов язган җыр белән танышкан. Ул вакытны әле мин туган шәһәрем Әлмәттә яши идем. Гүзәлиянең җырчы икәнен мин белми идем. Ул миңа хат рәвешендә: “Матур җырлыйсың”, - дип язып җибәрде. Соңыннан: “Әйдә сиңа җыр язабыз” , - диде. Гүзәлия кәефе яхшы булганга шулай язгандыр, чөнки аның җырчыларга җыр тәкъдим итеп йөргәнен күргәнем юк. Миңа “повезло”.

Гүзәлия белән Элвин Грей арасындагы низаг турында белә идеңме?

- Әйе, миңа бу хакта сөйләгәннәре бар иде, ләкин миңа аларның арасында нәрсә булуы бер дә кызык түгел.

Гүзәлиянең менә шушындый начар тәҗрибәсе бар, уйла дип кисәтүчеләр булдымы?

- Булды, әлбәттә, ләкин алар мине куркыта алмадылар. Мин имеш-мимешләргә ышанучы кеше түгел. Бары тик үз күзләремә һәм колакларыма гына ышанам.

- Гүзәлия үзен хаклы итеп сөйләгәндер...

- Минем әллә ни төпченеп сораганым да булмады. Гүзәлия миңа кайсы урында гаепле булуын үзе сөйләде. Мәсәлән, шушы хәл башлангач, ул үзенең якын кешеләреннән ярдәм сораган, һәм, әлбәттә, әлеге кешеләр дә бәхәс барышында билгеле бер роль уйнаганнар. Бу адым дөрес булмаган, Гүзәлия дә моның белән киешә.

Сезнең арада да шундый хәл булыр дип уйламыйсыңмы?

- Юк, без контракт буенча эшлибез.Әлеге рәсми документта һәр пункт аңлатылып язылган, шуңа күрә безнең арада аңлашылмаучанлыклар юк.

Син үзең Радик белән аралашасыңмы?

- Юк, без аралашмыйбыз. Ул, Гүзәлия янына килеп исәнләшкәндә, мине күрмәмешкә салыша.

-Гүзәлия синнән продюсер буларак акчаны күпләп сорыймы?

- Моны без икәү генә беләбез. Продюсерлар да төрле була. Кыскасы, акча без дә бер бакча, дисәк, дөрес булыр.

“Киемнәргә акча күп бетерәм”

Синең сәхнәдәге образың күңел хәләтеңә туры киләме?

- Әйе, миңа киясем кимәгән киемне берничек тә кидертеп булмый. Тормышта да, сәхнәдә дә мин бер үк.

Бию хәрәкәтләрең дә, сәхнәдә үз-үзеңне тотышың да үзгә. Башкалардан аерылып тору өчен үзеңне сәхнәдә шулай тотасыңмы?

- Бию белән мин күп еллар шөгыльләндем. Музыканы ничек тоям, шулай биим һәм җырлыйм. Боларның берсен дә аерылып торыйм дигән максат белән эшләмим. Сәхнәдә бары тик үзем булып калам.

Концертларның берсендә син “кожанка”да сәхнәгә чыккан идең. Сәхнә киемнәрен гади кибетләрдән аласыңмы?

 - Гади магазиннардан дип, алай ук түгел инде. Мәсәлән, шул “косуха”ны без миңа дип кенә тектердек. Аның бәясе дә арзан түгел иде. Өстәвенә аның берничә җирендә Хәким дип язылган. Кайдан сатып аласың ди инде андыйны?!

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/yash-yrchy-kh-kim-kyzlar-k-p-bush-vakytym-gyna-yuk/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк