Логотип
Хәбәрләр

Яшь җырчы Ранис Габбазов «Голос» проекты өчен татарча җыр сайлый

Ранис Габбазов ‒ Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе. Яшь җырчы Ранис Габбазов «Голос» проектында катнашу өчен җыр сайлый. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды хәбә...

Ранис Габбазов ‒ Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе.

Яшь җырчы Ранис Габбазов «Голос» проектында катнашу өчен җыр сайлый. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды хәбәр итә.

Ранис Габбазов социаль челтәрләр аша җыр сайларга булышуларын сорап тыңлаучыларына да мөрәҗәгать иткән. «Әлбәттә, мин ул конкурста татар җырын башкарырга җыенам. Әмма кайсы җырның минем башкаруда отышлырак буласын уйлап бетермәдек», ‒ дип язган җырчы.

Ранис Габбазовның продюсеры, Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов җырчының теләгенә уңай карый.

Яшь җырсы Ранис Габбазов - Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның гран-при иясе.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк