Логотип
Хәбәрләр

«Язар сүзләрем бик күп...»

Күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинова үзе турында китап язарга тели икән. Бу китапта сүз җырчының тормышы хакында барачак.

Күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдинова үзе турында китап язарга тели икән. Бу китапта сүз җырчының тормышы хакында барачак.

«Бер зур гына хыялым бар... Үзем турында үзем китап язу. Менә ничек – бар шулай... Бизәкләми, чукламый, чын дөресен...
Язар сүзләрем бик күп. Бәхеттән шашкан вакытлар, түзә алмый чүп урнасы артында елаган чаклар. Мин кеше – төрлесе булды...
Йоклап булмый, уйланып ятам», – дип яза җырчы.

«Үзең язсаң гына, синең кебек итеп беркем тасвирлап бирә алмас. Менә синеңчә язылганны укыйсы килә, тавышыңны күзаллап, имеш, үзен сөйләгән кебек. Кирәк урында синең тавышың белән көлеп, синең тавышың белән елап, жырлап...» – дип хуплый әлеге идеяне инстаграм-дусты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк