Язучы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» повесте инглиз теленә тәрҗемә ителә
Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» повесте инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева җиткерде. «Хәзерге вакытта повестьны инглиз телен...
Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» повесте инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева җиткерде.
«Хәзерге вакытта повестьны инглиз теленә төрек галиме, әдәбият фәне белгече Габделкадыйр Чәкич тәрҗемә итә. Алла бирса, 2018 елның азагына әсәр тәрҗемә итеп бетереләчәк», – диде Нәкыя Гыйләҗева.
Габделкадыйр Чәкич – инглиз теле белгече. Ул Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча докторлык диссертациясе язган.
Әдипнең «Йәгез, бер дога!» романы венгр теленә Арпад Галгоци, «Өч аршин җир», «Җомга көн кич белән», «Язгы кәрваннар» повестьлары Фатих Котлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк