Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Чәчкә ник балан бәлеше ярата?

Көз җитү белән авылларда урак өсте башлана, һәркем җәй буе тырышып үстергән яшелчәләрен, җиләк-җимешләрен җыярга ашыга. Җырчы Чәчкә дә үзенең инстаграм постында авылда рәхәт, дип белдерә. Әбиемнең бал...

Көз җитү белән авылларда урак өсте башлана, һәркем җәй буе тырышып үстергән яшелчәләрен, җиләк-җимешләрен җыярга ашыга. Җырчы Чәчкә дә үзенең инстаграм постында авылда рәхәт, дип белдерә. Әбиемнең баланнары өлгергән, ди ул. Аларның авыллары да «Баланлы» дип атала икән...

«Авылда рәхәт. Әбиемнең баланнары өлгергән... Безнең авылның исеме «Баланлы». Элек-электән балан агачлары күп үскәнгә шулай исемләгәннәр аны. Кайсыдыр елны, бер «грамотный» җитәкчеләрнең берсе документта «Баланлы» урынына «Баланны» диеп язган да, шулай авылыбыз «Баланны» булып калган... Ә баланнары һаман шундый ук янып торган кызыл, матур, әче! Аеруча баланның бәлеше тәмле! Кечкенә чакта аны безгә әбиебез пешерә иде, хәзер шул гадәтне саклап, үзебез әзерлибез. Аның тәмлелеге! Карап торуга гап-гади балан агачлары, ә тарихы, истәлеге – мәңгелек! Йөрәктә! Бәгырьдә! Дуслар, ә сез балан яратасызмы?», дип яза җырчы Чәчкә.

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк