Логотип
Хәбәрләр

Җырчы Гүзәлемнең кибетенә негатив белдергәннәр

Соңгы елларда тюрбан дип аталган баш киеме популярлашып китте. Йолдызларыбыз да бу тенденциядән калышмый, бигрәк тә Гүзәлемне еш кына тюрбан кигән килеш күрергә мөмкин. Алар ире Салават Миннеханов бел...

Соңгы елларда тюрбан дип аталган баш киеме популярлашып китте. Йолдызларыбыз да бу тенденциядән калышмый, бигрәк тә Гүзәлемне еш кына тюрбан кигән килеш күрергә мөмкин. Алар ире Салават Миннеханов белән никахлар, хәләл туйлар алып баралар, шуңа күрә бу аксессуар Гүзәлемгә еш кирәк дисәк тә ялгыш булмас.

Бу баш киемен нык яраткангадыр инде, Гүзәлем үзенең яулыклар кибетен дә ачып җибәргән. Күптән түгел җырчы инстаграм аккаунтында яулыкны тюрбан итеп бәйләүнең бер ысулын күрсәткән видео урнаштырган иде, аңа төрле комментарийлар яудырдылар. Негатив белдереп язучылар да бар, берсенә кибеттәге сатучының телефонда утыруы, сатып алучыларга тиешле игътибар күрсәтмәве ошап бетмәгән. «Сатучыгыз бик ялкау, бер сәгать булдык кибеттә, күтәрелеп тә карамыйча телефон кабалады. Товар күрсәтү түгел, сорауларыбызның күбесен ишетми дә», ‒ дип канәгатьсезлек белдерә бер апа.

Күп комментарийларда Гүзәлемгә матур сүзләр язылган, тюрбан киеп йөрү җырчыга килешүен белдерәләр. Кайберләре аның киләчәктә дингә тартылуын да телиләр.

Гүзәлем үзенең кибетен рекламалап кына тюрбан киеп йөриме, әллә инде ул алга таба дин юлына басармы, вакыт күрсәтер.

Гөлшат Хәлиуллина

Фото @guzelem_official аккаунтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк