Җырчы Мирсәет Сөнгатуллин Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгәтуллин "Интеррекорд" Бөтендөнья рекордлар китабына кертелде. Ул татар телендә иң күп санлы җыр кергән диск яздыручы булып санала.

Әлеге яңалыкны "Әлки хәбәрләре" гәзите таратты. Берничә ел элек күренекле җырчы 205 татар халык җыры яздырылган диск чыгарган иде. Анда кергән татар җырлары 14 сәгатькә якын яңгырый. Нәкъ менә шушы хезмәте өчен аны Бөтендөнья рекордлар китабына керткәннәр дә инде.

"Мирсәет Сөнгәтуллинның бу хезмәтен тиңдәше булмаган вакыйга, чын мәгънәсендә татар халык җыры энциклопедиясе дип атадылар. Җырчы әле онытылган татар халык җырларын эзләү, аларны дөньяга чыгару юнәлешендә эшләвен дәвам итә. Ул дистә ярым рус халык җырлары туапланган СD диск та чыгарды", - дип яза район гәзите.

"Интеррекорд" - рекордлар теркәү буенча Гиннесс Китабы агентлыгыннан соң икенче урында тора. Ул яшәешнең бөтен өлкәләрендә булган рекордларны теркәп бара.

матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
253
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы