Йөрәктәге эзләр...

«Мансур, аякларыңа ки әле, озак утырсаң, туңарсың...» Тормыш иптәше Клара апа җылы чүәкләрен кидергәч, ул аякларын идәннән бераз шуыштырып, кәнәфигә җайлабрак утырды. Табан асты чиләнеп, сызлап интектергәч,  аякка басу түгел, менә шулай шудырып китерү дә мең бәла Мансур абыйга. Әле эштән китү белән инсульт бәрү генә җитмәгән, бу шикәр чире дигәне бигрәк явызланып маташа – караваттан тормас итмәкче була. Әле ярый Кларасы янында, менә шулай олыгайган көннәреңдә кемнәр терәк булыр иде дә, кем җайлап-көйләп торыр иде. «Әти ишегеңне ябам, иркенләп сөйләшегез, елама, яме, дулкынланма», – дип торучы кызлары Эльвира янәшә.

Мин Мансур ага Шиһаповны студент елларыннан беләм, редакциядә практика үткән вакытта интервью эшләргә җибәргәннәр иде. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы җитәкчесе булып эшләгән чоры, «зур гәүдәле, ак чәчле, галстуклы бу абзыйны бик күп җырлар авторы дип әйткәннәр иде, шундый буламы икән алар», дип уйлаганым хәтердә. Ул вакытта сәнгать кешеләре мондый пәһлевандай килеш-килбәтле, гөрелдәп чыккан тавышлы булырга тиеш түгел кебек иде.

Җил белән серләшкән каеннар
 Яңарта яшьлегем хисләрен.
 Шомыртлар ак шәлен ябынса,
 Сагынам авылым кичләрен,
 Сагынам, сагынам өзелеп,
 Ялкынлы яшьлегем эзләрен,

дигән җыр сүзләре язучының күңеле нинди нечкә, моңлы икән бит!

Менә шул еллардагы күренешләр алмашы аша, бүген каршымда утыручы, «урам күрмәгәнемә ничә еллар инде, сеңлем» диюче Мансур аганы күзәтәм. Юююююк, бу сүзләрне язуым белән ул бер дә килешмәс иде, әлбәттә. Бөтен республиканың сәнгать учагын дөрләтеп, җырчы-артистларга фатир белән ярдәм итеп, түрәләргә сүзе үткән легендар Шиһапов дәрәҗәсен бу чир генә, бу кәнәфи, бу таяклар гына киметә димени!? Әллә ул сорап китергән таяклармы, әллә ул егылып имгәткән аяклармы? Нәтиҗә бу. Милләтеңә, халкыңа хезмәт итеп, татар сәнгатен, мәдәниятен үстерәм дип йөргән давыллы еллар нәтиҗәсе. Тавыш гөрелдәве артында меңләгән уңышсызлыклар, гаепсез ачылган җинаять эшләре, нахак сүзләрнең йөрәккә тапталган эзләре бар шул. Ул «эзләр» «суынмаган» икән бит әле, шушы 80 нән узганны көтеп торган икән...  Шулай булмаса, яман шеш белән авыручы газиз хатынына икеләтә төшкән бу тормыш йөген күтәрешергә көчләр тапмас идемени ул?! Клара ханымны да борчый бу «эзләр». Артист хатыны, җитәкче хатыны, «төрмәдә утырып чыккан кеше» хатыны, кыю, туры сүзле, үҗәт, хатын-кызлар игътибарында булган чибәр ир-ат хатыны шул ул. Бу төрмә дигәне турында сөйләшмәдек Мансур ага белән, вакыт бу хәлне аңлатты, үз урынына куйды, кемнәр аяк чалуы билгеле. Моңа заманында Клара Хәйретдинова нокта куйды: «Ул төрмә сиңа дәрәҗә генә бирде. Син директор булып кайттың (Зур концертлар залы директоры. – З.Г.)», — дигән ул бервакыт.

Мансур абый, шигырьләр язылмыймы?

– Күптән язган юк шул, алай да күңел тулып, илһамланып алдым әле беркөнне, мин әйтеп тордым, кызым язып барды.

Әйдәгез, бастырыйк! Кәгазьгә төштеме – ташка басылды дигән сүз!

– Укып кара әле, бирерлекме соң?

Сезнең турыда яза башлаганчы, иң беренче итеп шушы шигырегезне искә алам, Мансур абый, килештекме?

Мансур аганың Г. Камал театрында эшләве, аннары Курчак театры һәм Күчмә театрның директоры булып торуы, филармония, Язучылар берлегендә эшләү тарихлары белән бәйле хатирәләре турында язмаган матбугат чарасы калмады кебек, кабатланып тормыйм әле. Шулай да, бүгенге вәзгыятькә туры килүче бер хатирәсен искә алам. «Башкаларга сөйләгәнем юк, сиңа гына сөйлим, язарсың», – дигән бирем дә булды. «Рәшидә Җиһаншина белән (1964-1975 елларда Г. Камал театры директоры. – З.Г.) Камал театрына яңа бина сорап Мәскәүгә киттек. Ул вакытта мәдәният министры Екатерина Фурцева. Хәлне сөйләп бирдек, аңлаттык, театрга яңа бина кирәк дидек. Беренче катта төрле биналарның проектлары күргәзмәсе бар, шуннан ошаганын сайлагыз дип, безне куәтләде. Без шушы, Болак буендагы хәзерге бина проектына тукталдык. Менә шулай сайланган бина ул...» «Бардым да, алдым» гына булмаган, әлбәттә, йөрәккә төшкән инде ул Мәскәү юллары... Хәзер әнә шул тарихны бер селтәнү белән юкка чыгарырга маташалар...

Мансур ага 80 яшьлек юбилеен бик зурлап үткәрде. Зур концертлар залында узган кичәгә аны хөрмәтләргә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе килде! Ул да, Мансур аганың республика мәдәниятенә керткән бәһасез өлешен бәяләп: «Бу мәһабәт концерт залы – халкыбызның күптәнге хыялы иде, без аны зур өметләр баглап кордык. Моңарчы күрелмәгән өр-яңа сәнгать оешмасының эшен башлап җибәрү, тиешле, затлы югарылыкта оештыру бурычын Сез лаеклы башкарып чыктыгыз», – диде ул.

«Минем әле 100 яшемә кадәр өч юбилей уздырасым бар», – дигән иде Мансур ага ул кичәдә. Тиздән менә 82, әле Балык Бистәсе районы Яншык авылында, кадерле туган ягы халкы, якташлары белән билгеләп үтәсе бар бу бәйрәмне. Анысына мине дә чакырам диде Мансур абый, киләм, йөзенә дә киләм әле! Клара апа белән әле озак еллар тигезлектә яшәргә язсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
674
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы