Логотип
Хәбәрләр

Җырлы Мәйданда - Яңа ел!

2 декабрь көнне Ленин исемендәге Мәдәният сараенда «Мәйдан» телеканалының Яңа ел тамашасы гөрләп узды.   Традициягә әверелгән Яңа ел концерты быел татар эстрадасының иң популяр артистларын бәйрәм сә...

2 декабрь көнне Ленин исемендәге Мәдәният сараенда «Мәйдан» телеканалының Яңа ел тамашасы гөрләп узды.

 

Традициягә әверелгән Яңа ел концерты быел татар эстрадасының иң популяр артистларын бәйрәм сәхнәсенә җыйды. Яңа ел кичендә Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Закир Шаһбан, Венера Ганиева, Илсаф, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Сөмбел Билалова, Алсу һәм Флорит Гыйздәтуллиннар, Азалия Зиннәт, Алсу-Азат Фазлыевлар, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Эльмира-Рафиль Җәләлиевләр, Айрат Сафин һәм DJ Радик, Илсөя Бәдретдинова һ.б. татар эстрадасының якты йолдызлары тамашачыларга онытылмас хатирәләр һәм яңа ел кәефе бүләк иттеләр.

Кичәне «Мәйдан» телеканалының баш мөхәррире Илфак Хафизов һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артисты Резедә Сәләхова алып барды.

Бәйрәм тамашасы шуның белән дә истәлекле – әлеге концертны тамашачылар Яңа ел төнендә «Мәйдан» телеканалыннан карый алачак.

Яңа елны яраткан артистларыбыз белән бергә каршы алыйк.

Җырлы Мәйданда – Яңа ел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк