Юхиди идарәсе ничек эшләячәген хәбәр итте

Яңа ел каникулларында, 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе бүлеге үзгәртелгән график буенча эшләячәк.
Казан Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәләре Айдаров урамы, 24, Иовлев урамы, 1/9, Һади Такташ урамы, 73, Мамадыш тракты, 8 адресы буенча урнашкан. Алар түбәндәге расписание буенча кабул итәчәк:
- 31-нче декабрь – 8:00–18:00;
- 1, 2, 7, 9-нчы гыйнвар – ял көннәре;
- 3-нче гыйнвардан 6-нчы гыйнварга кадәр – 8:00–16:00;
- 8-нче гыйнвар – 8:00–12:00.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсенең автомототранспорт чараларын техник күзәтү һәм теркәү бүлеге Оренбург тракты, 5, Тэцевская урамы, 5 адреслары буенча кабул итә. Казанлылар бирегә түбәндәге график буенча мөрәҗәгать итә алачак:
- 31-нче декабрь – 8:00–16.30;
- 1, 2-нче гыйнвар – ял көннәре;
- 3-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр – график буенча.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсенең имтихан бүлеге Модель урамы, 10, Актай урамы, 2 адресы буенча урнашкан. Аларда кабул итү график буенча алып барылачак:
- 31-нче декабрь – 8:00–16.30;
- 1, 2-нче гыйнвар – ял көннәре;
- 3-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр – график буенча.
Кабул итүгә РФ дәүләт хезмәтләре порталында язылырга мөмкин, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге.
Фото: юхиди
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте