Логотип
Хәбәрләр

Юлия Началова тормышындагы фаҗигаләр

Чиксез талантлы, тормышны яратучы, һәрвакыт елмаючан Юлия... Ә бит аның елмаюы астында күпме авырлыклар яшеренгән. Җырчыга үз гомерендә күп кенә сынаулар аша үтәргә, шәхси тормышында уңышсызлыклар, сә...

Чиксез талантлы, тормышны яратучы, һәрвакыт елмаючан Юлия... Ә бит аның елмаюы астында күпме авырлыклар яшеренгән. Җырчыга үз гомерендә күп кенә сынаулар аша үтәргә, шәхси тормышында уңышсызлыклар, сәламәтлек белән җитди проблемалар кичерергә туры килгән.

«Ул күп эшләде. Соңгы тапкыр, күрешкәндә: «Мин шундый арыдым», — дип сөйләгән җырчы Вячеслав Манучаровка. Әйе, җырчы кайчагында көчсезләнеп, елап алгаласа да, бу озак дәвам итмәгән. Юлия кабат эшкә керешкән, чөнки ул үз гомерен яраткан тамашачасыннан башка күз алдына да китерә алмаган.

Беренче никах төерле

Зур сәхнә җырчыга шәхси проблемалар турында онытырга ярдәм итә. Аның кайчандыр популяр төркем «Премьер-министр» ның элеккеге солисты Дмитрий Ланский белән никахы уңышлы булмый. Яшьләр студент елларында танышалар. Ланский озак көттерми, сөеклесенә тәкъдим ясый. Башта гаилә тормышы искиткеч матур бара: ир белән хатын киләчәккә планнар кора, балалар турында уйлый. Ланский өчен Юлия барысына да әзер була. Болай да зифа Юлия үзенең организмы өстендә тәҗрибәләр үткәрә, ябыга башлый. Тик алар, кызганычка каршы яхшыга илтми...

«Минем авырлыгым 42 килограмм иде, — дип уртаклаша җырчы. — Ул вакытта миң яхшы күренәм кебек тоелса да, бу минем тормышымда чып-чын кошмар иде. Мин берни ашамадым, су гына эчтем, ә соңыннан минем организмым аны да кабул итми башлады».

Началованы табибларның сүзләре генә аңга китерә. «Алар миңа балалар турында онытырга мөмкин диделәр. — Бу минем өчен куркыныч төш кебек булды, чөнки мин һәрвакыт бала турында хыялландым. Нәкъ менә шуңа күрә мин сәламәтлегем өстендә шөгыльләнә башладым. Ә Дима белән без шуннан соң аерылыштык һәм аралашмадык», - дип искә алган Юлия.

Көтеп алынган кыз

Сәламәтлеге белән проблемалар булуга карамастан, Юлия бала таба. Дөрес, бала икенче ире футболчы Евгений Алдониннан була. Евгений хатынын кулларында йөртә, затлы әйберләрен бүләк итә. «Бергә һәм мәңгегә»,— дип уйлый Юлия, ләкин ялгыша. Балага биш яшь тулгач, алар аерылышалар.

Юлия Началова Евгений Алдонин белән аерылышуның сәбәбе итеп, эш аркасындагы бер-берсенә игътибар җитмәү дип саный.

Яңа бәхетсез мәхәббәт

Началова Алдонин белән аерылышырга өлгерми, хоккейчы Александр Фролов белән аралаша дигән имеш-мимешләр тарала. Башта җырчы спортчы белән мөнәсәбәтләрен яшерсә дә, соңрак романын раслый. Пар алты ел очрашып йөри, ләкин рәсми рәвештә язылышмый. 2016 елда Юлия һәм Александр аерылышырга карар кылалар. Фролов аерылышуны ничек кабул иткәне сер булып кала, ә Юлиягә җиңелләрдән булмый, чөнки ул спортчыга бик бәйләнгән була.

Үз өстендә куркыныч экспериментлар

Кызы туганнан соң җырчыны тышкы кыяфәте канәгатьләндерми башлый. Җырчы зифа фигурасын кире кайтара, ә менә күкрәгенә пластик операция ясатырга карар кыла. Баштан дүртенче размер зурлыктагы яңа күкрәкләр Юлиягә ошый, артист үзен ышанычлырак хис итә башлый. Тик вакытлар узу белән купшы формалар аңа дискомфорт китерә. Силиконнан Началова чит ил клиникаларының берсендә котыла, ләкин барысы да Юлия теләгәнгә килеп чыкмый...

Юлия Началованың авыруы коточкыч нәтиҗәләргә китерә.

Юлия инфекция аркасында яшәү белән үлем арасында була. «Табибларга мең рәхмәт — алар мине яшәтү өчен барысын да эшләделәр, — дип сөйли Началова. — Мине теге дөньядан диярлек тартып чыгардылар. Сепсистан соң өзлегү башланды-бөерләрем эшләми башлады. Минем көчсез организмым көрәшергә теләмәде. Гомеремнең бетә баруын сиздем. Башымда төрле кара уйлар иде. Бу вакыйгада мин табибларны да, язмышны да гаепләмәдем. Барысына да үзем гаепле. Табигатькә каршы чыгу -  чын ахмаклык бит!»

Уңышсыз пластик операция, диета, хроник талчыгу һәм стресслар җырчының сәламәтлегенә начар йогынты ясый. Анда подагра чире, шикәр авыруы барлыкка килә.

Берничә көн элек ул кабат хастаханәгә эләкте. Юлиянең тормышы өчен башкаланың иң яхшы табиблары көрәште. Күпләр могҗиза булыр дип өметләнде. Тик кичә артистның гомере өзелде. Началовага нибары 38 яшь иде...

Автор: Александра Иванова

Фото: СтарХит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк