Логотип
Хәбәрләр

Yummy Music театраль белем бирә

Лекцияләр 13-14нче октябрь көннәрендә «Маяковский» иҗат мәйданында үтә. TAT CULT LAB белем бирү проектының театраль лабораториясе чакырулы белгечләр — театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать осталары һәм бу өл...

Лекцияләр 13-14нче октябрь көннәрендә «Маяковский» иҗат мәйданында үтә.

TAT CULT LAB белем бирү проектының театраль лабораториясе чакырулы белгечләр — театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать осталары һәм бу өлкәдәге популяр журнал һәм интернет-басмалар авторлары белән лекция һәм остаханәләр уздыра. Бу хакта Yummy Music лейблы хәбәр итә.

         Лекцияләрне Балалар һәм курчак театры кабинетының төп белгече Алексей Гончаренко, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, музыка тәнкыйтьчесе Елена Черемных, «Петербург театраль журналы» мөхәррире Оксана Кушляева укыячак.

Лекцияләр 13-14нче октябрь көннәрендә «Маяковский» иҗат мәйданында үтә.

         Оештыручылар: Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, creeptone media.

         Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

         Лекцияләргә алдан теркәлү сорала.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк