Логотип
Хәбәрләр

Зәйдә театр фестивале дәвам итә

Район мәдәният идарәсе һәм «Энергетик» Мәдәният сарае белән берлектә оештырылган фестиваль Россиядә Театр елы кысаларында бара. 2018 елның ноябреннән Зәйдә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр ара...

Район мәдәният идарәсе һәм «Энергетик» Мәдәният сарае белән берлектә оештырылган фестиваль Россиядә Театр елы кысаларында бара.

2018 елның ноябреннән Зәйдә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр арасында «Театр дөньясында» дип аталган шәһәр фестивале башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район мәдәният идарәсе һәм «Энергетик» Мәдәният сарае белән берлектә оештырылган фестиваль Россиядә Театр елы кысаларында бара.

«Бүгенге көнгә мәдәният сарае сәхнәсендә  15 балалар бакчасы, 4 мәктәп, мәдәният идарәсе һәм балалар иҗат йорты коллективлары осталыкларын күрсәтте. Март аенда тагын 4 мәктәп, политехника көллияте, яшьләр эшләре идарәсе, балалар сәнгать мәктәбе, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе чыгыш ясаячак. Фестивальгә йомгак ясауны апрель аенда оештырачакбыз»,- диде «Энергетик» Мәдәният сарае директоры вазифаларын башкаручы Резеда Гомәрова.

Берничә көн элек кенә фестиваль кысаларында осталыкларын балалар иҗат йорты коллективы күрсәтте. «Ярминкәдә күңел ачу» дип аталган театрлаштырылган тамашада учреждениенең барлык хезмәткәрләре, шулай ук биредә түгәрәкләрдә шөгыльләнүче талантлы балалар катнашты.

Шунысы игътибарга лаек, алар ярминкәгә хас барлык төсмерләрне сәхнәдә сәнгать элементлары аша чагылдыра алды. Тамашаны сәхнәләштерүдә балалар иҗат йорты педагог-оештыручысы Татьяна Нестерова үзен чын режиссер буларак күрсәтте.

Фестиваль дәвам итә. Үзешчәннәргә иҗат мәйданы киң.

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Фото Татар-информ сайтыннаң алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк