Логотип
Хәбәрләр

Зөлфәт Зиннуров гаиләсендә шатлыклы вакыйга

Популяр җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров шатлыгы белән уртаклаша. Артистның күп еллар дәвамында Саба муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе булып хезмәт иткән әтисе Зиннуров Шамил Зиннур у...

Популяр җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров шатлыгы белән уртаклаша. Артистның күп еллар дәвамында Саба муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе булып хезмәт иткән әтисе Зиннуров Шамил Зиннур улының якты истәлегенә багышланган китап дөнья күргән.

Әлеге басманы әзерләүдә Зөлфәтнең бертуган сеңлесе Алия Гайфуллинаның тырышлыгын аеручы билгеләп үтә җырчы.

«Китапның һәр бите төсле, эчтәлеге бай. Әтинең үзе кебек – затлы китап булып чыкты! Рухың шат булсын, әти! Без булдырдык!» – дип Инстаграмда шатлыгын уртаклаша җырчы Зөлфәт Зиннуров.

Комментарийларда тамашачылар Шамил Зиннуровның балаларына рәхмәт сүзләре җиткерә: «Халык өчен хезмәт куйган кешеләрне тарихка кертү дөрес һәм кирәкле дип уйлыйм! Шамил абый кебек шәхесләрне кеше белергә тиеш! Изге рухына дога булып ирешсен», – дип яза алар.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @zulfat_zinnurov

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Гаиләбезнең зур шатлыгы белән уртаклашасым килә! Әтинең истәлегенә китап чыгардык! Бу безнең, аеруча бертуган сеңлем Алиянең @aliya.gaifullina зур тырышлыгы! Әлеге зур эштә ярдәм күрсәткәне өчен "Ялкын" журналының баш мөхәррире, дустым Илназ Фазуллинга @ilnazfazullin рәхмәтләрем! Китапның һәр бите төсле, эчтәлеге бай. Әтинең үзе кебек - затлы китап булып чыкты! Рухың шат булсын, әти! Без булдырдык! Китапны Сабада, сеңелкәштән алырга була. Бәясе 300 сум. @zulfiyazinnurova @engel_84 @gulnaz_zinnurova #китап #зиннуровшамилзиннурович

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк