Зөлфәт Зиннуровның кечкенә кызы – теш табибы
Татар эстрадасы артистларының үз тормышларын Инстаграм битләрендә даими яктыртуы беркемне дә шаккаттырмый. Күбесе үзләренең балалары төшкән видеоларны социаль челтәрләрдә еш урнаштыра. Шундыйларның б...
Татар эстрадасы артистларының үз тормышларын Инстаграм битләрендә даими яктыртуы беркемне дә шаккаттырмый. Күбесе үзләренең балалары төшкән видеоларны социаль челтәрләрдә еш урнаштыра.
Шундыйларның берсе – Зөлфәт Зиннуров. Күптән түгел җырчының Инстаграм аккаунтындагы битендә кызлары катнашында кызыклы видео пәйда булды. Видеога артистның олы кызы Зәлиянең тешен алу күренеше төшерелгән. Видеоны төшереп торучы әтиләре әлеге процессны болай дип сурәтли: «Бездә бүген тарихи вакыйга – без Зәлиянең тешен алырга җыенабыз. Бу җаваплы эшне сеңлесе Зифага йөкләдек».
Без кечкенә чакта тешләрне җеп белән бәйләп, йолкып алалар иде. Зөлфәт Зиннуров та әлеге традицияне дәвам итә. Җепнең бер башын Зәлиянең селкенгән тешенә, ә икенче башын кечкенә Зифаның биленә бәйләгән. Әмма, бу тешнең тиз генә бирешәсе килмәде ахры. «Җеп өзелде – теш урынында», – дип көлә җырчы кызыклы видео ахырында.
Шулай итеп үзләренә кызык ясаган Зиннуровлар гаиләсе. Видео астына «Тешне ахырдан кул белән алдык», – дип тә өстәп куйган җырчы.
Автор: Алсу Габдуллина
Фото һәм видео: Инстаграм @zulfat_zinnurov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк