Логотип
Хәбәрләр

Зөлфирә Шәйдуллинаны нәрсә борчый?

Төнлә уйланып ятып, йоклый алмаган кешеләр шактый күп. Берсен уйлый башлыйсың, икенчесенә күчәсең... Шулай бер уйдан төер килеп чыга, таң атканын сизмиче дә каласың. Ял көннәрендә популяр җырчы Зөлфи...

Төнлә уйланып ятып, йоклый алмаган кешеләр шактый күп. Берсен уйлый башлыйсың, икенчесенә күчәсең... Шулай бер уйдан төер килеп чыга, таң атканын сизмиче дә каласың.

Ял көннәрендә популяр җырчы Зөлфирә Шәйдуллина да йоклый алмыйча азапланып алган. Артистканы эшләнеп бетмәгән эшләре борчыган икән. «Төнлә йокы бөтенләй булмады бүген. Ни өчен дисезме? Уйладыыыым... Ну патамушта еллар буе хыялланып йөргән эшләрне, максатларны әәәәй, бүген арыдым, иртәгә тотынам, яисә дүшәмбедән тоооощно башлыйм дип калааа... Калган эшкә кар ява бит... Ни дим, әйдәгез әле, карлар яуганчы тотыныйк без бу эшкә! Күпме сузарга була инде?» – дип язган Зөлфирә.

Моннан тыш, җырчы яңа елга кадәр тормышка ашырасы калган планнары булән бүлеште. Исемлектә: ике китап укырга, 5-6 кг ябыгырга, чәч үстерергә, бассейнга йөри башларга, матур җыр яздырырга.

Ә Сезнең яңа елга кадәр нәрсә эшлисе калды?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @zulfira_shaydullina

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Төнлә йокы бөтенләй булмады буген. Ни өчен дисезме? Уйладыыыым...?Ну патамушта еллар буе хыялланып йөргән эшләрне, максатларны әәәәй, буген арыдым, иртәгә тотынам, яисә душәмбедән тоооощно башлыйм дип калааа... Калган эшкә кар ява бит... Ни дим, әйдәгез әле, карлар яуганчы тотыныйк без бу эшкә! ?Купме сузарга була инде? ? Минем яңа елга кадәр эшлисе килгән кечтекиии генә максатларым белән чуть кенә сезнең белән булешәсем килә: 1. Укырга дип әзерләп куйган китапларны укырга. Ичмасам 2не 2. 5-6 кг ябыгырга 3. Чәчемне устерергә 4. Бассейнга йөри башларга 5. Бик матур җыр яздырырга ❤️❤️❤️❤️❤️❤️❤️❤️❤️❤️ Сездә нинди хыяллар бар? ☺️ Минем кебек душәмбене көтеп йөручеләр бармы икән монда? ??

Публикация от Зульфира Шайдуллина (@zulfira_shaydullina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк