Зәмирә Рәҗәпова: «Ике ел элек кайда идегез соң сез?!»

Соңгы берничә елда NL кебек бизнес компанияләре бик популярлашты. Күп кенә кеше акча эшлим диеп, шундый компанияләргә менеджер буларак юнәлдерләр. Татар йолдызлары да артта калышмый. Популяр алып баручы Зәмирә Рәҗәпова бу хакта пост урнаштырган.

«Көн туса, мине яңа төрле сетевой компаяләргә чакырып тәкъдимнәр ява башлый. Директ, вотсап, телеграмм... Коллегалар дорес исем таптылар буген «Козгыннар». Мин бит яхшы аңлыйм алар миңа минем матур күзләрем өчен язмыйлар бит. Алар​ минем Татарстандагы иң көчле командам артыннан аулыйлар. Туктагыз әле... Моннан ике ел элек кайда идегез соң сез? Ник берегез килеп, мине бизнеска чакырмады?

Үз акчагызга чит илгә укырга алып бармады? Бөтен кеше диңгездә коенып, бассейн янында тәмле сулар эчеп ятканда, кондиционерлар өреп торган лоббида, вай-фай тоткан җирдә, минем үсеш өстендә эшләмәде? Минем артымнан килгән кешеләрнең һәрберсен каршына утыртып укытмады, өйрәтмәде, минем өчен беренче квалификацияләрне япмады? Төннәрен йокламыйча компьютер алдында давнлайн актарып утыйрмады? Йөзләгән чакрымнар үтеп структура үстерү өстендә эшләмәде? Булмый, диеп, тирә яктан агылган негативтан куллар салынганда, ник берегез килеп терәк булмадыгыз соң, кайда идегез?
Һәм минем бизнес шәхес булып формалашуымда зур көч куйган, миңа Татарстанда иң көчле команда булдырырга бөтен көчен, вакытын биргән кешләргә төкереп «акча күбрәк бирәләр», дип китсәм, мин кем булам соң?! Миңа ышанып килгән йөзләгән менеджерлар күзенә ничек карамак кирәк? Бөтен нәрсә дә акча белән бәяләнми. Безнең бизнесның төп принцибы «НЕ НАВРЕДИ», димәк, кешелекле бул. Кеше факторы иң беренче чиратта тора. Бүген безнең командада йөзләгән гаиләләр үзләренең финанс хәлен яхшыртты, бу минем өчен зуууур горурлык. Кемдер йорт сала, кемдер машина ала, кемдер фатир ала, кемдер балаларын яхшы бакча-мәктәпләргә йөртә, кемдер сәламәтлеген яхшырта. «Беренче тапкыр самолетка утырдым», дип сөенүче самими авыл кызларының бәхетле йөзләрен күрү, ул акчага караганда күпкә кыйммәтрәк! Наставникларга рәхмәт, компаниягә рәхмәт! Мин гап гади авыл кызы. Мерседеслар төшкә дә керми иде. Дөнья гизү хыялда гына иде. Кибеттә ялгыш кына күз төшкән затлы тунны кесә акчасына сатып алу минем өчен хәзер реаль чынбарлык. Һәм шундый мөмкинлекләр биргән компанияне ташлап, тагы да яхшырагын эзләп китү, оятсызлык булыр иде. Шуңа да, җәмәгать, бизнеста иң кыйммәтле нәрсә вакыт! Юкка әрәм итмәгез! Мин беркайда да китмим һәм команамны да бирмим!» – дип белдерә Зәмирә.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @zamira266

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
666
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы