Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова ире белән ничек танышкан

Зәмирә Рәҗәпова инстаграмда ире белән ничек танышуы турында хатирәләре белән уртаклашты. «Без берничә ел аның белән күрше өйләрдә яшәгәнбез. Ипи белән сөт алырга шул бер кибеткә йөргәнбез. Бер сукмак...

Зәмирә Рәҗәпова инстаграмда ире белән ничек танышуы турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Без берничә ел аның белән күрше өйләрдә яшәгәнбез. Ипи белән сөт алырга шул бер кибеткә йөргәнбез. Бер сукмактан атлаганбыз, әле туры килгән вакытлар да булгандыр, кинодагы сыман... Минем өчен иң якын булачак кеше минем яныда гына йөргәне башыма кереп тә чыкмаган. Без бер-беребезгә игътибар итмәгәнбез, күзләр очрашмаган. Язмышның безгә үз планнары булган, ул безне соңрак очраштырды. Хәзер әнигә кунакка килгән вакытта, мин шул ук кибеткә улым белән керәм, һәм 10 ел элек булган Зәмирәне күз алдымы китерәм, ул курткадан, ниндидер шапка кигән һәм кулындагы 500 сумын йомарлап кибет киштәләре каршында басып тора. Һәм уйлап куям, бүгенге Зәмирә миңа күбрәк ошый...», ‒ дип яза ул инстграм челтәрендә.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк