Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәпова кортлы коктейльләр сата?

Зәмирә Рәҗәпованың NL компаниясендә эшләгәнен, ябыгырга теләүчеләргә коктейльләр сатканын, әйбәт эшләгәне өчен мерседес машинасына лаек булганын без белә идек инде. Зәмирәгә еш кына ул коктейльләр хим...

Зәмирә Рәҗәпованың NL компаниясендә эшләгәнен, ябыгырга теләүчеләргә коктейльләр сатканын, әйбәт эшләгәне өчен мерседес машинасына лаек булганын без белә идек инде. Зәмирәгә еш кына ул коктейльләр химия бит, аларда корт бар икән дигән шелтәләр ишетергә туры килә икән.

Зәмирә бу имеш-мимешләрне таратмакчы була. Кайчан да булса химиянең кортлаганын күргәнегез бармы сезнең, ди ул. Кортларга да бит биологик комфорт кирәк, ди. Зәмирә моны тикшереп карарга була һәм ясалган коктейльне тәрәзә төбендә калдыра, өч көннән соң ул сасый, өсте йонлана. Химия булса, болай булмас иде, ди ул, димәк продукт тулысынча органик. Ул бу коктейльләрне балаларга бирелә торган смесьләр белән чагыштыра. Спортсменнар да, космонавтлар да, операциядән соң да коктейльләр эчәләр икән. «Дөнья күләмендә операциядән соң авыруларга коктейль бирәләр, ашарга җиңел, витаминнарга бай. Космонавтлар жиһанга очкач коктейль эчә. Спортсменнар эчә. Һәм безнең проектта ябыккан 500ләп хатын-кыз шулай ук эчте һәм кайберләре хаман эчә, чөнки тәмле, җиңел, файдалы. Аена 2,5 миллиард сумлык товар әйләнеше булган, Европа сату әйләнеше берлегендә торучы, 18 еллык тәҗрибәсе булган #nl_int компаниясенә ни өчен банкада, пакетта корт сату кирәк икән???!!! Алар бит аны Татарстанда гына сатмый, бу халыкара компания. Неужели 18 ел дәвамында беркем дә белмәгән корт сатканнарын, һәм Татарстанга килгәч кенә татар апалары моны ачыклаган. Юк, сезнен үзегезгә кызык түгелме?», дип яза ул.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

КОКТЕЙЛЬЛЭРДЭ КОРТ БАР!!! МИФ N3. Юк, сез чынлап, уйлап язасызмы, сойлисезме сон? Эйдэгез разберемся "химия" дисез "корт бар", дисез. Сезнен берэр кайчан химикатларнын кортлаганын кургэнегез бармы? Корт кына булса да ул да бит жан иясе, ана да яшэр, усэр очен биологик комфорт шартлар кирэк. Мин дэ тикшереп карарга булдым, суга бер пакет коктейльне болгаттым да, 3 конгэ тэрэзэ тобенэ куйдым. Сасыдыыы, остен жон басты (химиядэ плесень усми!!!), тик корт чыкмады. Бэлки тагын бер 3 коннэн чыгар да иде, чонки продукт тулысынча органик. Эйтик сот, ит, яшелчэ жимеш (натураль, узебезнен бакчада ускэне) остэлдэ бер 3 конгэ калса нишли? Дорес, сасый, кортларга да бик момкин. Шулай булгач, узегез нэтижэ ясагыз инде. #энерджидиет коктейльлэрен моннан 28 ел элек галим, диетолог Жан Мари Бланше уйлап тапкан. Махсус спортсменнар очен. Авырлык та жыймасыннар, туклыклы да булсын, сэламэтлеклэрен дэ ныгытсын очен. Нэтижэдэ уникаль, балансланган ризык - #энерджидиет коктейльлэре барлыкка килгэн. Борын заманнардан ук ризыкны 2 торле ысул бн саклаганнар. Тундырганнар хэм киптергэннэр. Коктейльлэр нэкъ менэ ризыкны киптеру, артык суын чыгару юлы бн ясалган хэм порошокка эйлэндрелгэн ризык.ДАРУ ТУГЕЛ! Киптерелгэн сот, йомырка, яшелчэ жимеш, хэм башкалар кебек. Яна туган балага смесь (шулай ук киптереп, порошок ясаган ризык) биру нормаль куренеш, э зур кешегэ порошок рэвешендэ ризык ашау - химия хэм агулау, дип атала?.Донья кулэмендэ операциядэн сон авыруларга коктейль бирэлэр, ашарга жинел, витаминнарга бай. Космонавтлар жиханга очкач коктейль эчэ. Спортсменнар - эчэ. Хэм безнен проектта ябыккан 500 лэп хатын кыз шулай ук эчте хэм кайберлэрп хаман эчэ, чонки тэмле, жинел, файдалы.Аена 2,5 миллиард сумлык товар эйлэнеше булган, Европа сату эйлэнеше берлегендэ торучы, 18 еллык тэжрибэсе булган #nl_int компаниясенэ ни очен банкада, пакетта корт сату кирэк икэн???!!! Алар бит аны Татарстан да гына сатмый, бу халыкара компания. Неужели 18 ел дэвамында бер кем дэ белмэгэн корт сатканнарын, хэм Татарстанга килгэч кенэ татар апалары моны ачыклаган. Юк, сезнен узегезгэ кызык тугелме??. Эгэр дэ, кайсыдар компаниянен , ниндидер капсулаларынан корт чыккан икэн, Nl причем?!!

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк